Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
21 апрель 2021, 19:15

Агачлар агартыла

Апрельдә туфрак та, һава да бик тиз җылына. Бу чорда бакчачы мәшәкатьләре арта.

Ботак очларын кисү
Җиләк-җимеш агачларының “йокы” вакыты бетә, аларның вегетация чоры башлана. Беренче булып зелпе, карлыган, крыжовник куакларының чәчәк бөреләре уяна, шуңа күрә аларның ботак очларын косметик кисүне ашыктырырга кирәк. Ә туфракны таптамас өчен аяк астына такта салырга, чәнечкеле ботаклар белән эш иткәндә озын саплы эш кораллары кулланырга кирәк. Берочтан кура җиләге белән кара җиләк куакларын да бәйләвеннән азат итәргә онытмагыз. Шулай ук аларны да иске, авыру, сынган ботаклардан арындырыгыз. Ә менә алмагач, груша, төшле җимешләр агач-куаклары ботаклары очларын бакчада җир кипкәч кенә кисәләр. Җимеш бакчасында бу эшләрне май ахырына кадәр, чәчәк ату тәмамланганчы дәвам итәргә мөмкин.
Ялгау
Әлеге эш югары квалификация таләп итә. Аңа бөреләр ачылганчы керешергә кирәк. Төнге аз гына туңдырулар ялганган чыбыкчаларның тернәкләнеп китүенә зыянламыйлар. Абрикос, чия, слива, сары сливаны сок йөри башлаганчы чыбыкча белән ялгарга кирәк. Язгы ялгауның уңышлы килеп чыгуы күп нәрсәдә чыбыкчаларның сыйфатына бәйле. Аларны агачтан кисеп алуга ялгарга ярамый. Туңган, кипкән, шулай ук бөреләр җибәргән чыбыкчалар ялгау өчен яраксыз.
Тукландыру
Җиләк-җимеш агачларын минераль ашламалар белән тукландыралар. Таң белән кәүсә янындагы туң йөгергән туфракка һәм җиләк түтәлләренә рәт араларына селитра (20-30 г/кв.м.) яки акварин яисә кристалон, растворин (30-40 г. кв.м.) кертелә. Көндез, бозлар эрегәч, ашлама тамырларга эләгә.
Шул ук вакытта кура җиләге, кара җиләк рәтләре араларына, җир җиләге түтәлләренә, черешня, чия куаклары әйләнәсенә мүлчә рәвешендә тирес, торф, компост яисә сидекчә өстәп (массаның 0,5-1 проценты кадәр) пычкы чүбе сибәләр.
Агарту
Җиләк-җимеш агачларының скелет ботакларының штамбларын һәм нигезләрен кабатлап агарталар, ә яшь һәм җимеш бирмәүчеләренекен – еш һәм бөтен ябалдашларын. Известьлы эремә болай әзерләнә: 10 литр суга 3 килограмм известь, 300 грамм бакыр купоросы, 40 грамм сабын яки бер стакан сөт кушарга. Агарту артык җылынудан саклый, чәчәк атуны тизләтә һәм тышча астында кышлаган чәчәк ашаучыларны, бетләрне, гөмбәчекләрне, мүкне юкка чыгара. Агачларны агарту алдыннан иске тышчадан, мүктән, лишайдан чистартырга кирәк. Аларга 10 литр суга 20-23 грамм сернокислый цинк кушылган эремәне өстәп, тимер купоросының 3 процентлы эремәсен сиптерәләр.
Читайте нас: