Чөнки киселгән урында куерган суттан шеш кебек нәрсә барлыкка килә (камедь). Шулай ук алмагач һәм грушаларны да сирәкләргә ашыкмагыз. Салкын кыштан соң ботакларның очлары туңган булырга мөмкин, ә җәен аларның бер өлеше тереләчәк әле. Шуңа да сирәкләү эшен көзгә калдырыгыз. Алмагачларның туңган ботаклары ачык-коңгырт төстә була. Әгәр аларны кисәргә уйласагыз, эшне ботакның очыннан башлагыз һәм скелет ботакларга табан хәрәкәт итегез. Ачык төстәге урынга җиткәч, кисүдән туктагыз, бу урын “тере” дигән сүз.