Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
19 апрель 2021, 16:32

Компост өстендә кыяр тиз өлгерә шул

Азот ашламасы белән (10 л. суга 3 а.к. мочевина) любисток, рәваҗ, кузгалакларын сыйласагыз, 1 Май бәйрәменә өстәлегездә яшел тәмләткечләр урын алыр.

* Компост өемегез бардыр бит? Менә шуның өстенә иртә өлгерүче яшелчә орлыклары (петрушка, кинза, укроп, салат һ.б.), шулай ук кишер, редис сипсәгез яхшы булачак.
Моның өчен компост өстенә башта мул итеп кайнар су сибегез, аннан 7-8 см. калынлыгында туфрак җәегез, шуннан орлык сибәргә мөмкин. Орлыклар өстенә тагын да 1-2 см. калынлыгында туфрак сибегез дә, такта белән тыгызлап, өстенә лутрасил яки спанбонд каплагыз. Биредә җылылык та, дым да яхшы сакланачак, димәк шытымнар да тизрәк күренәчәк. Суны шушы тукымалар өстенә сипсәгез дә була.
* Азот ашламасы белән (10 л. суга 3 а.к. мочевина) любисток, рәваҗ, кузгалакларын сыйласагыз, 1 Май бәйрәменә өстәлегездә яшел тәмләткечләр урын алыр.
* Бакчасында чүп үләннәре күп булуга зарланучыларга киңәш: озакламый яшелчә орлыклары сибеләчәк түтәлгә иске пленка җәегез. Аның астында чүп үләннәре тиз үк үсеп чыгар. Аннан пленканы ачып, туфракны китмәнләгез. 1-2 көннән түтәлне кабаттан катлап, тагын чүп үләннәренә шытып чыгарга мөмкинлек бирегез, аннан китмәнләгез. Әлеге процедураны апрель ахыры-май башында башкарырга була. Бакчада чүпләр сизелерлек кимиячәк.
Фото: 6cotok.boltai.com
Читайте нас: