Апрель урталарыннан соң утыртырга 3 атна чамасы кала бәрәңгенең утырту өчен билгеләнгән бүлбеләрен, баз яки подваллардан чыгарып, ачык һавада яисә якты сарайларда яровайлаштыру өчен таратып куярга кирәк. Иртә өлгерә торган сортларын +8-10°С, ә уртача өлгерешлеләрен +12-15°С җылыда шыттыралар.
Көзен туңга казып калдырылган кишәрлекләрне (гадәттә, апрельнең икенче яртысында) тырмалап дым каплаталар. Шунда ук органик һәм минераль ашламалар кертәләр һәм, анда нинди культуралар чәчеләчәген исәпкә алып, сайрак итеп кабат казып чыгалар, шул ук вакытта ашламалар да күмдерелә.
Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, аш чөгендере, киләсе елда утырту өчен суган орлыгы чәчәләр, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башлыйлар.