Тәмле, хуш исле бакча җиләген 10-15 көнгә иртәрәк өлгерүен телисез икән, аның иртә өлгерә торган сортларының өстенә дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз.
*Моңа ирешү өчен шулай ук берәр түтәл җиләк үсентеләрен башта язгы витаминлы “компот” белән сыйлап (ул болай әзерләнә: 2 ярмачык “Здоровый сад”, 2 ярмачык “Экоберин”, 2 тамчы “Циркон”, 6 тамчы “Фитоверм”, 4 тамчы “Унифлор-рост” препаратларын 1 литр суга салып бутыйбыз. Ярмачыкларны башта 100 г. суда эретегез) , аннан өсләрен ике катлы лутрасил белән капларга киңәш ителә. Пленка белән дә капларга мөмкин, тик аны үсентеләргә тиеп тормаслык итеп дугалар өстенә җәегез. Шул ук вакытта узган ел гына утырткан җиләкләрне җентекләп карагыз, араларында туфрак өскә кысып чыгарган үсентеләр булса, аларны туфракка батырып куегыз.