Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
9 апрель 2021, 11:48

Апрельдә бакчада нишләргә?

Язның гаять матур, ләкин иң мәшәкатьле айларының берсе ул апрель. Бу айда төнге салкыннарны да, көндезге кыздыруларны да көтәргә мөмкин.

Язның гаять матур, ләкин иң мәшәкатьле айларының берсе ул апрель. Бу айда төнге салкыннарны да, көндезге кыздыруларны да көтәргә мөмкин.
Бакчачының эше бу чорда санап беткесез: ачык туфракка чәчү өчен орлыклар­ны барларга, аларның тишелешен сынарга кирәк. Чөнки соңгы елларда кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат кебек иң гади орлыкларның да шытып чыкмау очракларына зарланучылар саны артканнан-арта бара.
Апрельдә кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр (зарарсызландыралар, суда яисә микроэлементлар эремәсендә чылаталар, ә зонт чәчәкле яшелчә культуралары орлыгын 2 атна дә­вамында чыныктыралар, ягъни 0+2°С температурада то­талар).
Кар эреп бетү белән үк, туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып алып төшеп китә алмый. Бигрәк тә бакчагызда бакча җиләге үстерсәгез, бу ысулны куллану бик яхшы булачак.
Фото: dsad12.ru
Читайте нас: