Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
24 февраль 2021, 13:37

Бакчачыга киңәшләр

Сарымсак яки суган эре булып үссен өчен, үсү мизгелендә түтәлгә ике тапкыр тозлы су сибәргә кирәк.

Сарымсак яки суган эре булып үссен өчен, үсү мизгелендә түтәлгә ике тапкыр тозлы су сибәргә кирәк.
- Кишернең түтәл кырыендагысы түтәл уртасындагыга караганда яхшырак үсә. Шуңа да кишерне аерым түтәл итеп түгел, ә суган, чөгендер тирәсенә чәчәргә була.
- Сарымсак яки суган эре булып үссен дисәгез, үскән вакытта ике тапкыр тозлы су сибәргә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы тоз алына.
- Шомырт яки каен агачын бакчага утыртырга тырышмагыз, чөнки бу агачларның тамырлары туфракны ярлыландыра. Каен булган бакчада җиләк, карлыган, чия үсми.
- Даими суга интеккән карлыган берничә ел рәттән җимеш бирмәскә дә мөмкин.
- Ишек алдын яки бакчаны матурлау өчен кызыл фасоль (огненно-красная) утыртырга була. Ул июльдән алып сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Фасольләрен кисеп алып торсаң, чәчәк ату вакыты тагын да озая. Үрмәләп үсә торган бу фасольнең буе 3-4 метрга җитә.
Фото: i.mycdn.me
Читайте нас: