Язгы җылы башлану һәм төнге салкыннарның үтеп китүе белән бергә, бакчада кышлаган корткычлар да уяна, шулай ук бактерияләр, вируслар, төрле чир уятучылар да арта.
Узган елда талпаннар, “огневка”, “пилильщик” һ.б. корткычлардан зыян күргән карлыган һәм крыжовник куакларын карбофос яки кельтан (10 литр суга 30 грамм исәбеннән) белән эшкәртәләр.
Крыжовник яки карлыганны суыручы корткычлардан коткаруда табигый төнәтмәләр кулланырга мөмкин. Боларга тәмәке, горчица, сарымсак, суган кабыгы, көл төнәтмәләре керә.