Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
20 апрель 2020, 18:35

Груша һәм чияне кайчан утыртыйм?

Чиябез уңышны аз бирә башлады, ансыз бакча – бакчамы ни?

Сорау:
“Чиябез уңышны аз бирә башлады, ансыз бакча – бакчамы ни? Груша сортларын да яңартырга иде исәп, аларны яздан утыртырга ярыймы?”,- дигән сорау белән шалтыратты безгә Борайдан Таһир абый.
Җавап:
Ярый, Таһир абый! Тик, утыртыр алдыннан, үсентенең тамыр системасын тикшерегез: өзелгән һәм сынган урыннарны секатор ярдәмендә сәламәт урынга кадәр кисегез.
Алмагач һәм грушаларны көздән дә, язын да утыртырга мөмкин. Ләкин язын бу эшне бөреләр уянганга кадәр эшләргә кирәк. Чия һәм слива, үз чиратында, язын утыртыла, шулай ук бөреләр ачылганга кадәр.
Фото: orchardo.ru
Читайте нас: