Күрше республиканың, коронавирус чоры һәм үзизоляция режимы булуга карамастан, бакчачылар ихтыяҗларын кайгыртуы турында язган идек инде.
Безнең Башкортстанда да бу юнәлештә эш алып барыла: республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда бакча өчен товарлар сатучы кибетләр һәм базарларны ачуга кагылышлы указга кул куйды.
Бу инде республика халкы 11 апрельдән бакчага юлланыр алдыннан орлык һәм үсентеләр, башка кирәк-ярак сатып ала алачак дигән сүз.