Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
1 апрель 2020, 22:55

Нинди сорт кура җиләк утыртырга?

Кура җиләген барыбыз да яратабыз. Ләкин бакчабызда үскән сорт хәзер картайды булса кирәк, уңышны аз бирә.

Сорау:
Кура җиләген барыбыз да яратабыз. Ләкин бакчабызда үскән сорт хәзер картайды булса кирәк, уңышны аз бирә. Җитмәсә, бик кортлый.
Кадерле “Өмет” редакциясе! Базарда йөз төрле сорт бар, һәр сатучы үзенекен мактый. Зинһар өчен безнең шартларда яхшы үскән һәм мул уңыш биргән кура җиләге сортлары турында языгыз әле...
Зиринә Бикташева, Тәтешле районы.
Җавап:
Андый сортлар шактый, Зиринә апа. Менә шуларның берничәсе арасыннан үзегезгә кирәген сатып яки интернет аша яздырып алырсыз дип уйлыйбыз.
Журавлик. Яңа, зур өметләр бирүче сорт. Һәр куактан 2 кг. чамасы җиләк бирә. Җиләкләре бик тәмле(тәмләү бәясе: 5 баллдан – 4,7 балл). Формасы озынча, кызыл төстә, аз гына җөнтәс, баллы-әчкелтем тәмгә ия, массасы – 2,7-3,5 грамм. Сорт төрле гөмбәчек авыруларына каршы тора, кура җиләге талпанына бирешми.
Золотые купола. Ремонтант сорт. Куак 1,3-1,5 метр булып үсә. Җиләкләре эре – 6 граммга кадәр җитә. Төсе – чагу-сары. Өлгерүе узса – абрикос төсенә керә. Төрле чирләргә һәм корткычларга чыдам.
Патриция. Эре җиләкле популяр сорт. Җиләкләренең авырлыгы 12-14 граммга кадәр җитә, озак вакыт куакта кала, коелмый. Тәме – искиткеч, авызда бал кебек эри. Һәр куак 4-5 кг.га кадәр уңыш бирергә сәләтле.
Пересвет. Соң өлгерүче сорт. Җиләкләре эре – 4 грамм чамасы, формасы – озынча, каракызыл төстә. Тыгызлар, бик тәмлеләр, озак сакланалар. Уңышы – куактан 3,5 кг. чамасы. Гөмбәчек авыруларына бирешми.
Рәсемдә: “Золотые купола” сорты.
Читайте нас в