Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
31 март 2020, 15:35

Бәрәңге утыртыр вакыт җитә

Колорадо коңгызы нинди сортны ашамый?

Колорадо коңгызы нинди сортны ашамый?
Сорау:
Узган елда күршемнең бәрәңгесен корт ашамады дирлек, ә минекен, дару сипсәм дә, кинәнеп кимерделәр генә. Нинди сорт утыртуын сораган идем: “белмим шул, балалар алып кайтты, сортын онытканнар”,-дип кенә җавап бирде. Нигәдер, әйтәсе килмәгән кебек сиздем.
Кадерле “Өмет” редакциясе хезмәткәрләре! Менә тагын бәрәңге чәчәр вакыт җитә, зинһар өчен колорадо коңгызлары яратып бетермәгән сортлар турында гәзиткә языгыз әле. Бик рәхмәтле булыр идек.
Венера Тукаева, Авыргазы районы.
Җавап:
Кадерле Венера апа! Моннан 25 ел чамасы элек, Уралда тәүге колорада коңгызлары күренә башлагач та, игътибарлы бакчачылар аның “Темп” дип аталган сортны өнәмәве турында әйтә башладылар. Шулай ук “Белорусский 3”, “Орбита”, “Ласунок”, “Брянский надежный”, “Камелия”, “Каменский” сортларының да коңгызга бирешмәве турында хәбәр итә белгечләр.
Фото: leplants.ru
Читайте нас: