Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
24 март 2020, 17:20

Алар да яшәртү көтә...

Ягъни, бакчадагы картайган агач-куакларны ничек яшәртергә?Менә берничә киңәш:

Ягъни, бакчадагы картайган агач-куакларны ничек яшәртергә?
*Куакларны кар баса. Ботаклары сынмасын өчен каткан карны селкеп төшерегез.
*Мартта карлыган һәм крыжовник куакларын яшәртәләр. Биш еллык кара карлыганнарның куерган ботакларын кисеп атыгыз. Кызыл һәм ак карлыган, крыжовник куакларына чират 6-8 яшьтә җитә. Мондый “яшәртү” җиләкләрнең эре һәм тәмле, күп булуына булышлык итә.
*Кара карлыган куагында юан-бүртенгән бөреләр юкмы икәнен тикшерегез. Мондый бөре анда бөре талпаны кышлавын дәлилли. Аларны җыеп яндырыгыз. Әгәр ботакта мондый бөреләр күп булса, ботагы белән кисеп яндырыгыз.
*Карлыган һәм крыжовникларны “кайнар душ” белән эшкәртү уңышлы. Моның өчен суны 80-90 градускача кайнарлап, дуршлак белән куак өстенә сибәбез (бөреләр ачылганчы).
*Мартта көздән бәйләп, җиргә егып салынган кура җиләге куакларын чишегез, аларны корган ботаклардан арындырыгыз.
*Җирдә кар кимү белән үк жимолость куакларына игътибар бүлегез: аларны сут йөреше башланганчы ук сирәкләгез (сут аларда башкаларга караганда иртәрәк кузгала).
*Бакчаны тазартканда кисеп алынган бар ботакларны да яндырыгыз.
Фото: zelenj.ru
Читайте нас: