Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
4 март 2020, 15:15

Нинди кыяр сорты сайлыйм икән?

Бакчачы күңеле түтәлләргә ашкына башлагандыр. Бүген без “Өмет” редакциясенә килгән бер үтенеч-хатка җавап бирәбез.

Бакчачы күңеле түтәлләргә ашкына башлагандыр. Бүген без “Өмет” редакциясенә килгән бер үтенеч-хатка җавап бирәбез.
Сорау:
Гаиләбез белән тозлы кыяр яратабыз. Аз гына тозланганын бигрәк тә. Ләкин хатыным елның-елында үстерелә торган эре-эре кыяр орлыкларын җыеп әзерли дә, тагын шуларны утырта. Ә мин кечкенә кыярчыкларны үстереп тозлау турында хыялланам. Тәкъдим итегез әле безгә вак кыяр орлыкларын сайларга.
Хәмит, Шаран.
Җавап:
Чак кына тозланган сусыл, кетердәп торган кыярны кайсыбыз гына яратмый икән? Бүген без сезнең игътибарга берничә сорт тәкъдим итәбез.
  • “F1 Дядя Федор” – тиз өлгерә, бал кортлары ярдәмендә аталандырыла торган гибрид. Авырлыгы 80-100 г. тәшкил иткән кыярлар ак төкләр белән капланган, бик тәмлеләр. Куак зур игътибар таләп итми (формалаштыруга мохтаҗ түгел), зур уңыш биреп куандыра. Ачык туфракта һәм вакытлыча ябулы парникларда яхшы үсә.
  • “F1 Герасим” сортын ачык түтәлдә дә, парник һәм теплицада да үстерергә мөмкин. Аннан пикульләр һәм корнишоннар җыеп тозларга мөмкин. Һәр буынтыкта 6-8 кыяр өлгерә, аларның авырлыгы якынча 100 г. чамасы, орлык камералары бик кечкенә.
  • “F1 Гармонист” сортының да һәр буынтыгында искиткеч тәмле 6-7 кыяр өлгерә. Аны теплицада да, ачык грунтта да бердәй уңышлы үстерергә мөмкин. Кыярлар 90 г. чамасы авырлыкта, кетердәп торалар. Әйткәндәй, бу сорт хәтта җәй бик яңгырлы һәм салкын килгәндә дә мул уңыш белән куандырачак.
  • “F1 Капитал” – мул уңыш бирә торган, гаять
тәмле сорт. Һәр буынтыкта 7-8 кыяр үсә, сорт тамырлар черүенә, чын һәм ялган ончыл чык һ.б. кыяр авыруларына бирешеп бармый.
Фото: static-eu.insa
Читайте нас: