Бакчачы почмагы
24 Декабря 2019, 10:35

Гөлләмәләр формасындагы помидор уйлап тапканнар

Яңа төр помидорларның өлгерү вакыты 40 көнгә дә тулмый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Галимнәр кысан шәһәр шартларында үсә торган геннары модификацияләнгән помидорлар уйлап тапкан. Бу томатлар чагыштырмача тиз өлгерә, ә аның җимешләре виноград сыман салынып төшә.
Бу гадәти булмаган помидорлар хакында Nature Biotechnology журналында язып чыкканнар.
Биологлар томатның геномын үзгәрткәннәр һәм ныклы кәүсәле, кыска, ботаклары як-якка таралып үскән үсемлек китереп чыгарган. Аның помидорлары төркем-төркем тәлгәшләргә оешкан. Үсемлек хәтта роза гөлләмәсен хәтерләтә. Аларны гаражда да, балконда да, биек катлы йорт түбәсендә дә, кладовкада да, хәтта космик корабта да үстереп була. Яңа төр помидорларның өлгерү вакыты 40 көнгә дә тулмый.
“Формасы яхшы, үзләре зур да түгел, бик тәмле дә, - ди профессор Закари Липпман. – Иң мөһиме – алар экологик яктан бик файдалы. Күрүегезчә, без яшелчә культураларын яңача – җир казымыйча, туфракны ашламаламыйча гына – үстерә алабыз”.
Читайте нас