Сорау: Карлыганнан мул уңыш алыйм дисәң, куакны авыштырып утыртырга кирәк диләр. Ә нигә болай катлауландырырга? Турыга утырту яхшырак буладыр дип уйлыйм...
Җавап: Әлбәттә, аны туры итеп тә утыртырга мөмкин, ди тәҗрибәле бакчачылар. Ләкин ул чакта сез тар гына штамб куагы алачаксыз. Ул бер яки ике скелет ботактан торачак. Мондый ысулны артык тыгыз аралыкта яки вакытлыча утыртканда кулланырга мөмкин.
Кара яки кызыл карлыганны якынча 45 градус авышлыкта утыртырга киңәш итәләр (юнәлеше мөһим түгел). Шул ук вакытта тамыр муентыгын 6-8 см. тирәнлектә күмегез. Болай эшләгәндә, озак вакыт үтмәс, сез сәламәт, көчле тамырларга ия булган куаклы булырсыз. Бу, беренчедән. Икенчедән, тирәндә калган өлештән яңа ботаклар үсеп чыгар һәм якын киләчәктә карлыганыгыз сезне мул уңыш биреп куандырыр.