Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
25 октябрь 2019, 18:00

Виноград орлыгыннан үсәме?

Виноград төшен җиргә утыртып, виноград агачы үстерергә теләүчеләр күп.

Виноград төшен җиргә утыртып, виноград агачы үстерергә теләүчеләр күп.
Ләкин мондый ысул белән утыртылган агач җимеш бирәме икән?
Виноград орлыгын чәчеп, агач үстерергә була. Моның өчен аны киптерми-нитми генә җиргә күмәргә кирәк. Әмма... аннан нинди агач үсәр – билгесез. Шунысын гына әйтергә мөмкин – бүген сез ашаган тәмле җимеш сорты булмастыр ул.
Әгәр орлыклар көньякта үсүче, җылы яратучы сортлардан алынган икән, бездә аның ныклы итеп үсеп китәчәгенә дә ышаныч юк дәрәҗәсендә.
Читайте нас в