Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
7 июнь 2019, 13:15

Июньдә бакча мәшәкатьләре

Җәйгә аяк басуга бакчачының мәшәкате муеннан аша. Июнь аенда көннәр никадәр озын булмасын, кайчак бар кирәкле бакча эшләрен башкарып бетәргә вакыт барыбер җитми. Бүген барсы да игътибар сорый – җиләк-җимеш агач-куаклары да, яшелчә түтәлләре һәм чәчәкләр дә.

Җәйгә аяк басуга бакчачының мәшәкате муеннан аша. Июнь аенда көннәр никадәр озын булмасын, кайчак бар кирәкле бакча эшләрен башкарып бетәргә вакыт барыбер җитми. Бүген барсы да игътибар сорый – җиләк-җимеш агач-куаклары да, яшелчә түтәлләре һәм чәчәкләр дә.

Бакчада ни эшләр бар?

Июньдә быел алыначак уңышның җимшәннәре формалаша. Бу чорда агач-куакларны җитәрлек дәрәҗәдә дым белән тәэмин итү мөһим. Әгәр дә көннәр коры торса, яшь агачка 2-4, җимеш бирүче зур агачларга исә 10 чиләкләп су сибәргә киңәш ителә. Алар төбендәге туфракка дым 50 см. тирәсе үтеп керергә тиеш.

Агачка дым җитү-җитмәвен яшь ботакларга карап белергә мөмкин: әгәр дә июнь ахырына кадәр алар 20 см.дан азрак үскән икән, димәк, дым һәм туклану җитми дигән сүз. Нормада алар җәйнең беренче аенда 50 см. чамасы үсәргә тиеш.

Июньдә бакчаны минераль һәм органик ашламаларның сыек эремәсе белән сыйлыйлар, кәүсә тирәсендә үскән үсентеләрне төбеннән юк итәләр. Мүлчәләнмәгән кәүсә тирәсендә үскән чүп үләннәрен өзеп торыгыз. Аларны агач төбендә калдырыгыз, берьюлы мүлчәгез дә, органик ашламагыз да булачак. Истә тотыгыз: барлык культуралар арасында дымны иң нык сөюче булып карлыган куагы тора. Көннәр коры торганда аңа суны даими сибегез, юкса җиләкләре вак һәм тәмсез булуын көт тә тор!

Барлык агач һәм куак төпләрен черемә белән мүлчәләгез. Ул дымны да яхшы саклар, өстәмә ашлама булып та хезмәт итәр.

Җиләк өлгерә башлый!

Июнь ахырында бакча җиләге өлгерә башлый. Аның мыекларында яңа розеткалар күренә. Аларны кирәк күләмдә генә калдырып, артыгын кисеп торалар. Үрчетү максатында беренче һәм икенче розетканы гына калдырырга киңәш ителә. Җиләк куагы төбен салам, агач чүбе һәм кара махсус пленка белән капларга мөмкин. Болай иткәндә, җиләкләр һәрчак чиста булыр, дым да яхшы сакланыр. Әлеге чаралар шулай ук чүп үләннәрен үстермәс.

Кура җиләге

Чәчәк аткан чорда аны ашлама белән тукландыралар. Ай уртасына кадәр аның 70 см.дан узып киткән яшь үсентеләренең очларын өзәләр, бу алар ботаклансын өчен эшләнә. Шуның нәтиҗәсендә аларның очында берничә өстәмә ботак барлыкка киләчәк, әнә шулар киләсе ел уңышын арттырачак та инде.

Июнь дәвамында бакчада төрле корткычлар барлыкка килмәгәнме яки чирләр баш калкытмаганмы икәнен күзәтеп тору кирәк.

Коелган җимшәннәрне җыярга һәм юк итәргә онытмагыз, чөнки алар, гадәттә, корткычлар белән зарарланган була. Әгәр ончыл чык авыруы барлыгын сизсәгез, карлыган һәм крыжовникның зарарланган ботакларын кисеп алып яндырыгыз. Әгәр дә чир нык таралса, махсус препаратлар белән эшкәртегез. Хәзер кибетләрдә аларның ниндиләре генә юк.

Июньдә яшелчә бакчасы

Кояш һәм җылыга бакчачылар гына түгел, чүп үләннәре дә шатлана. Шуңа күрә, июнь аенда бакчадагы иң зур эшләрнең берсе – чүп утау. Туфракны даими йомшарту да дымны саклауга булышлык итә, кислород белән баета, чүп үләннәрен тизрәк юк итәргә булыша.

Май башында һава торышы әле тотрыксыз була, шуңа төнге кыраулар булуы мөмкин. Әгәр алдан сизелсә, җиләк, яшелчә түтәлләрен төнгелеккә ябыгыз.

Яңгырлар яумаганда яшелчә культураларына, җиңелчә ашламалары белән чиратлаштырып, суны даими сибәргә кирәк.

Бу чорда төрле чирләр һәм корткычлар активлаша, аларны кул белән җыеп яки хәвефсез препаратлар кулланып торыгыз.

Бәрәңгене ничек күмәсез?

Сабак үсеп 15-20 см.га җиткәч күмәләр. Тәҗрибәле бакчачылар аны җиргә бетереп күмә, болай иткәндә 2-3 көннән үк туфрак астыннан көчле юан сабаклар төртеп чыгачак. Ә өелгән туфрак бәрәңге төпләрен җылытып торачак һәм тизрәк үстерәчәк. Колорадо коңгызы бакчагызда аз икән, кул белән дә җыеп торырга мөмкин, әгәр алар саны чамасыз артса, махсус препаратлар сипми булмас.

Ай башында, кыраулар узганнан соң, ачык туфракка ташкабак, кабак, карбыз, кавын, помидор үсентеләрен һәм кыярны утырталар. Шулай ук көзге сорт кәбестә, кышкы торма, кызыл чөгендер һәм кышка саклауга салыначак кишерләр чәчелә.

Теплицада ни хәлләр?

Аның үз мәшәкатьләре җитәрлек. Помидор үсентеләренең “үги” ботакларын кисәбез (сортына карап, әлбәттә). Аена 2-3 тапкыр органика яки минераль ашламалар беләән сыйлыйбыз. Бу чорда үсентеләргә суны еш сибүнең кирәге юк, атнасына бер тапкыр туфракка үтеп керерлек итеп сипсәң, шул җитә. Бу тамырларның тирән һәм көчле булуы өчен мөһим.

Кыярлар аерым игътибар сорый. Түтәлдә үскәннәрендә 5-6 яфрак барлыкка килгәч, аларның үсү нокталарын өзегез, бу ян сабаклар үсеп китүгә булышлык итәчәк (аларда уңыш бирә торган ана чәчәкләр күбрәк була). Әгәр дә ян сабаклар артык куерып китсә, аларны сирәкләгез.

Кыяр күп су ярата дигән сүзләр чынбарлыкка туры килеп үк бетми, иң яхшысы, суны чама белән сибү. Чөнки артык дым һәм сабаклар куеру черүгә китерә. Шулай ук түтәлне даими йомшартып торыгыз. Ләкин кыяр тамырлары бик өстә урнашкан, аларны зарарлаудан сак булыгыз. Иң яхшысы, туфракны компост, агач чүбе һәм чапкан үлән белән мүлчәләү. Әгәр туфрак бик тыгыз икән, тамырлар һавасыз тончыгачак, шуңа күрә берничә урыннан сәнәк белән җирне 15 см. тирәсе тирәнлеккә тишкәләп куегыз.

Көннәр җылы торганда кабак сабаклары артык үсешкә китә. Әгәр үсентедә инде җимшәннәр барлыкка килгән икән, алар тиешенчә үсеп өлгерсен өчен сабакларның очын өзәргә кирәк.

Сугансыз – дөнья сансыз!

Суган һәм сарымсакның кыяклары 5-10 см. булып үскәч тә тәҗрибәле бакчачылар суган чебене белән уңышлы көрәшү өчен аларга тозлы су сибәргә киңәш итә (10 литр суга 100 грамм тоз).

Түтәлгә башта чиста су сибәләр, аннан тозлысын суганнар төбенә сибеп чыгалар. Мондый эшкәртүне 10 көн аралык белән 3 тапкыр үткәрергә киңәш ителә. Ай ахырында сарымсакның кыяк очында “стрелка”лар барлыкка килә, аларны сак кына сындырабыз яки җыеп алабыз (әйткәндәй, болардан тәмле дә, файдалы ла кабымлык ясарга киңәш ителә. “Стрелка”ларны җыеп, иттарткыч аша үткәрәбез дә, тоз өстәп, банкага тыгызлап тутырабыз, капрон капкач белән ябабыз. Состав суыткычта яхшы саклана. Кирәктә бераз бүлеп алып, майонез өстәп, икмәккә ягып ашасагыз, телегезне йотарлык кабымлык әзерләвегезне аңларсыз).

Чәчәкләрсез булмый!

Июнь башында берьеллык чәчәкләр үсентеләрен, георгин бүлбеләрен туфракка утырталар. Шул ук вакытта декоратив үсентеләрне бу айда аеруча игътибар белән тәрбиялиләр. Сибәсе ашламаларны үсентеләрнең төбенә кертергә кирәк.

Июнь ае тләләрнең һәм яфрак сутын суырып, бар бакчага зыян салучы башка корткычларның иң үрчегән ае. Алардан котылу өчен кирәкле препаратларны кулланыгыз.

Июньдә шулай ук үскән үләннәрне чабу, “тере коймаларны”, декоратив куакларны формалаштыру эшләре бара. Прививкаланган үсентеләрне гел искә алып торыгыз: әгәр прививкадан түбән баш калкыткан “үги” ботакларны күрсәгез, өзеп ташлагыз. Матур итеп җәелеп үскән пион куакларын чәчәк аткан чорда декоратив коймалар белән (бүген кибеттә аларның нинди генә төрләре юк) әйләндереп алырга мөмкин. Бу чорда шулай ук клематис, үрелеп үсүче розаларның да үсә торган ботакларын бәйләргә кирәк.

Җәйге чәчәкләр өчен июнь – тиз үсә торган, ә язгылары өчен тынычлыкка китә торган ай. Ай башында, яфраклары саргайганнан соң, гиацинт һәм лалә чәчәкләрен казып алырга кирәк. Суганчаларны җылы, яхшы җилләтелә торган бинага җәеп салыгыз. Ә менә вак суганчалылар – мускарь, крокус, галантус һ.б. – ел саен чокып алуны таләп итми. Әгәр инде оялары бик куерып китсә, шулай ук чокып алып, суганчаларны яңа урынга утыртырга мөмкин.

Бакчачыга файдага!

Билчән дәвалый?

Җәй җитсә, бакчачылар билчән (осот) белән көрәшүдән арына алмый. Чүп үләннәре арасында иң теңкәгә тигән чүпләрнең берсе ул...

Аяклардагы кан тамырлары авыруы – тромбофлебит белән интегүчеләр өчен бик шәп ярдәмче үзе. Дәвалану өчен үлән тамыры белән бергә кулланыла.

Дару әзерләү өчен чуен савытның яртысын билчән белән тутырып, өстенә су салалар да 50 минут чамасы кайнаталар. Аннан 4 сәгать дәвамында җылы урында төнәтергә кирәк.

Хәзер инде һич буялмаган киҗе-мамык яки җитен тукыманы озын тасма итеп ертып аласың да, әлеге төнәтмәгә манып алып (суын сыгарга кирәкми), аякларга бинт кебек урыйсың. Ләкин тыгыз итеп түгел, шешенерлек булмасын. Уралган тукыма өстеннән полиэтилен белән, аның өстеннән тагын җылы тукыма белән урарга кирәк. Шушы компрессны 20 минуттан алып 2 сәгатькә кадәр тотарга киңәш ителә, кибеп беткәнче дә мөмкин. Ләкин мондый компресс белән йокларга киңәш ителми.


Читайте нас: