Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
14 март 2019, 17:14

Мартта бакча мәшәкатьләре № 11, 15 март, 2019

Март аенда да көтелмәгән салкыннар булачак әле. Бураннардан соң агач ботакларында урнашкан карны кагып төшерергә онытмагыз. Аерым урыннарга аркылы кар көртләре салыныр, димәк, кар тотарга әзерләнегез. Җылы көннәрдә агач-куаклар арасындагы карны да таптап тыгызлый төшәргә кирәк булыр. Агач кәүсәләре төпләрендәге карны таптап тыгызларга, кар тоту чараларын күрергә кирәк.

Мартта аеруча җимеш агачларын сакларга киңәш ителә: чагу кояш нурлары кәүсәләргә зыян китерүе мөмкин. Ай башында февральдә башкарган кайсыбер эшләрне кабатларга туры киләчәк: атап әйткәндә, кар астында калган ботакларны кар авырлыгыннан арындырырга. Чөнки эри башлагач, карның бозга әверелеп, аларны сындыруы мөмкин.

Март – бакчачы өчен иң җаваплы һәм мәшәкатьле айларның берсе. Бу чорда аеруча җимеш агачларын сакларга киңәш ителә: чагу кояш нурлары кәүсәләргә зыян китерүе мөмкин.

Ай башында февральдә башкарган кайсыбер эшләрне кабатларга туры киләчәк, атап әйткәндә, кар астында калган ботакларны кар авырлыгыннан арындырырга. Чөнки эри башлагач, карның бозга әверелеп, аларны сындыруы мөмкин.

Ай башында, әгәр кышка ябып-бәйләмәгән булсагыз, ботакларны һәм ботак төпләрен "Защита" аклагычы һәм ВС-511 "водоэмульсионкасы" белән агартыгыз.

Ай ахырындарак, берәр болытлы көнне, кәүсәгә һәм ботакларга кимерүчеләргә каршы куелган бәйләвечләрне алыгыз. Айның өченче декадасында (җылы көнне) алмагач, груша һәм "яшел коймаларны" кискәләп, формалаштыра башларга мөмкин.

Җимеш бакчасында

Март ахырында, әгәр һава торышында 15 градустан артык салкыннар көтелмәсә, груша һәм алмагачларны формалаштыруга керешергә мөмкин. Моны карт агачлардан башларга кирәк, чөнки җимеш бөреләре аларда иртәрәк ачыла.

Кәүсәдәге яраларны бакча сагызы белән (петролатум) яки әлиф нигезендә эшләнгән майлы буяу белән буяп куегыз. Кисеп ташланган ботакларны яндырыгыз.

Март ахырында бакчадагы агачларда кышлаучы корткычлардан котылу чарарларын күрегез. Мәсәлән, 700 г. мочевинаны (карбамид) бер чиләк салкын суда эретеп сөзегез дә, бар бакчадагы агач-куакларга һәм ачылган туфракка сибеп чыгыгыз. Минераль ашламаның мондый көчле эремәсе корткычлар организмында тоз алмашын бозачак һәм аларны юк итәчәк. Март аенда үткәрелгән мондый эшкәртү бернинди дә зыян китерә алмаячак. Мочевина урынына хәтта гадәти аш тозы кулланырга да мөмкин (10 литр суга 1 кг. аш тозы).

Әгәр агач кәүсәләре лишайниклар белән зыянлаган икән, аларны кәүсәдә сут агышы башланганга кадәр 7-10 процентлы тимер купоросы эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. Кәүсәләргә эремәне сиптерергә дә, пумала белән сөртергә дә мөмкин. 3 көн дә үтмәс, лишайниклар кәүсәдән үзләре үк кубып төшәр.

Игътибар: моны сут агышы башлангач эшләргә ярамый! Югыйсә, каерыларны яндырып, агач һәм куакларга зур зыян китерүегез бар.

Бу айда бакчачының күзләре аеруча үткен булырга тиеш: җиләк-җимеш агач - куаклары һәм кышка күмеп калдырылган үсентеләр кимерүчеләр тарафыннан зур зыян күрмәгәнме, алар ничек кышлаган? Киселгән ботакларның көрән-карачкыл төскә керүе – салкыннар зыян салган дигәнне аңлата.

Ботакларны игътибар белән тикшерү (лупа белән карау бигрәк тә отышлы) анда кышлаган зарарлы корткычларны һәм аларның йомыркаларын ачыкларга ярдәм итәр. Әгәр көздән эшләмәгән булсагыз, март ахырында җиләк куакларын иске һәм сынган ботаклардан арындырыгыз.

Суны чама белән генә сибәргә киңәш ителә. Шытымнар күренгәннән соң тартманы төнлә 10-12, көндез 15-17 градус булган тәрәзә төбенә урнаштырыгыз. Болай иткәндә суган үсентеләре ачык туфракка утыртуны җиңелрәк кичерәчәк, ә аның кыяклары нык һәм матур яшел төстә булачак. Үсентеләрне җиргә утырткан вакытта аларның кыякларын һәм тамырларын яртылаш кисегез. Ачык туфракка апрель ахыры-май башында утыртырга мөмкин булачак.

Помидор, борыч һәм баклажан утырту

Ай башында биек булып үсүче помидор, шулай ук әгәр февральдә утыртмаган булсагыз, татлы борыч һәм баклажан орлыкларын утырталар. Борыч орлыклары озак тишелә, шуңа да чыгышларын тизләтү өчен аларны ярты сәгатькә "Циркон" яки "Эпин-экстра" эремәсендә тотарга киңәш ителә (1 аш кашыгы суга 1 тамчы).

Әгәр туфракның температурасы 28-32 градус тәшкил итсә, борыч 8-10 көннән тишеләчәк. Ә баклажан һәм помидорлар 5-7нче көнне үк. Әгәр туфрак салкынрак булса, үсентеләр тишелү озакка сузылачак.

Шулай ук температураны 40-42 градустан артык җылытырга да киңәш ителми, орлыкларның харап булуы мөмкин. 20 градустан түбәнрәк булса, борыч белән баклажан тишелеп тә тормаска, ә помидорның 15-17 көннән соң гына борынлавы мөмкин.

Әгәр шытымнар күренде икән, чын яфраклар күренгәнне көтеп тормыйча, аларны ашлама белән сыйлый башларга кирәк. Ашламаны суга кушып сибәргә киңәш ителә. Баклажаннар өчен "Унифлор-рост", борыч һәм помидорлар өчен Унифлор-бутон" препаратын куллану отышлы булачак. Шулай ук "Аквадон-микро", яки чәчәкләр үстерү өчен тәгаенләнгән "Идеал" препаратларын да кулланырга мөмкин.

Әйткәндәй, шытымнарның яхшы уңыш бирүче үсенте булып җитешүе өчен яктылыкны да дөрес көйләү мөһим, югыйсә, үсеш ноктасында яфраклар урын алачак һәм чәчәк бәбәкләре барлыкка килү соңга калачак. Бу исә уңыш алу да соңрак срокка күчә дигән сүз.

Помидорның беренче чын яфрагы күренү белән, әле күчереп утыртканга кадәр, туфракны сыек кына бакыр эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. Бу максатка "Хом" препаратын (бакыр хлорокисе) куллану уңайлы, чөнки ул салкын суда да эри һәм аны теләсә нинди савытта болгатырга мөмкин. Чәй кашыгының дүрттән бер өлеше "Хом" препаратын алабыз да (өеп түгел), шуны 3-4 литр суда эретәбез. Эремә озак вакыт саклана ала. Үсентеләргә аны 2 атнага бер тапкыр даими сибеп торыгыз. Болай иткәндә помидорларның фитофтороза дигән куркыныч чиргә каршы торучанлыгы артачак. Фитофторозага бик бирешеп бармасалар да, эремәне баклажаннарга да сибә аласыз, файдасы булачак. Борычлар бу чирне бар дип тә белми-белүен, тик бакыр эремәсе белән алар да рәхәтләнеп сыйланачаклар.

Помидор, борыч һәм баклажан өчен бакырны "Фитоспорин" эремәсе белән дә алыштырырга мөмкин (кечкенә ярмачыкны 3 литр суда эретәләр, эремә үтә күренмәле диярлек булырга тиеш).

20 мартларда кыска буйлы помидорларны (50-70см. биеклектәге) ачык туфрак өчен утырталар. Урта полоса өчен: Белый налив, Скороспелый Сибирский, Дубок, Ритм, Лавина, Отрадный, гибридлардан Малышок орлыкларын утырту яхшы уңыш вәгъдә итә. Кыска буйлы помидорларны да биек булып үсүче сортлар кебек үк утыртырга мөмкин (февральдә дөнья күргән "Бакчачы почмагы"н карагыз).

20 марттан соң ак башлы кәбестәнең, шулай ук брюссель кәбестәсенең иртә өлгерүче сортларын утырталар. Тәҗрибәле бакчачылар ак кәбестәнең Гибрид трансфер, Июньская, Ранняя грибовская, Скороспелка сортларына өстенлек бирергә тәкъдим итә.

Чәчәр алдыннан орлыкларны башта 45-50 градус кызулыктагы суда җылыталар. Торф һәм гадәти туфрактан торган катнашманы тартмага 5 см. калынлыгында салалар. Рәт араларын 3 см. калдырып, орлыкларны 1 см. тирәнлектә чәчәләр. Орлык арасы бер-берсеннән 1-1,5 см. булырга тиеш.

25 марттан алып апрель урталарына кадәр уртача соң өлгерүче ак кәбестә сортлары, шулай ук чәчәкле, савой, кольраби, кызыл күчәнле кәбестә һәм брокколи утыртыла. Ак кәбестәнең Белорусская, Слава, Амагер, Московская поздняя, чәчәкле кәбестәнең Мовир, Отечественная, Гарантия сортларына игътибар итегез.

Чәчәкләр сибәр вакыт

Март ахырында астра һәм бәрхәт гөлләренең орлыкларын утыртыгыз. Аларны 1,5 см. тирәнлектә туфракка чәчеп, су сибеп, өстен тигезләп, пленка белән каплап, җылы урынга урнаштырыгыз. Астрага күп чирләр яный, шуңа да ул утыртыласы туфракны алдан "Фитоспорин" эремәсе белән эшкәртергә онытмагыз. Үсентеләрне күчереп утырткан вакытта да яңа туфракны "Фитофторин" яки "Хом" препаратлары белән эшкәртегез.

Мартта гладиолус, суган, георгиннарны тагын бер кат тикшерегез. Барлык чирле өлешләрен сәламәт тукымаларга кадәр чистартып, киселгән урыннарны зеленка белән зарарсызландырыгыз һәм кабат саклауга салыгыз.

Мартта бакчачы календаре

*Агач кәүсәләре төпләрендәге карны таптап тыгызларга, кар тоту чараларын күрергә кирәк. Бу үсемлекләрне әле март аенда да булачак көтелмәгән салкыннардан да саклаячак. Бураннардан соң агач ботакларына сарылган карны кагып төшерергә онытмагыз.

*Авыш урыннарга аркылы кар көртләре салып, кар суы тотарга әзерләнегез. Җылы көннәрдә агач-куаклар арасындагы карны да таптап тыгызлый төшәргә була.

*Агач кәүсәләрен, скелет ботакларын, кирәк дип тапкан очракта, кабат акшарлап куегыз.

*Алмагач, груша агачларының ябалдашларында кирәк урыннарда кисү-кырку эшләрен башкару зарур. Суыкка чыдам булмаган үсемлекләрне кисү эшләрен бөреләр уяна башлаган чорга калдырыгыз.

*Агачларның бик текә күтәрелеп киткән олы ботаклары каерылып сынып төшмәсен өчен аларны тимерчыбык белән кәүсәнең өске өлешенә тарттырып бәйләп куегыз. Тимерчыбык белән каеры арасына автомобиль покрышкасы, агач кисәге кебек әйбер кыстырып калдырыгыз.

*Язгы эшләр өчен кирәк буласы коралларны барлап куегыз.

*Кошларга оялар ясап элегез.

*Кайсы культураны кайда утыртасын чамалап, бакча планын алдан уйлап куегыз.


Гөлара Арсланова.
Читайте нас: