Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
1 сентябрь 2022, 06:56

Музей сөйләп бирәчәк

1нче санлы Туймазы гимназиясенең яңа тарихы  легендар 112нче  Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатов исеме белән тыгыз бәйле.

Мәсәлән, уку йорты терреиториясендә комдивның бюсты урнаштырылган, гимназиядә  аның исемендәге даими тулылынадырылып торучы музей эшләп килә. Экспонатларны эзтабарлар белән экспедицияләргә чыгучы мәктәп укучылары үзләре алып кайта. Шәйморатовчылар сугышкан җирләрдәге экспедицияләрдә катнашып, алар яу кырында хәбәрсез югалган һәм һәлак булган солдатлар турында мәгълүмат җыя, корал фрагментларын, сугышчыларның шәхси әйберләрен алып кайта.

Әйткәндәй, 2020 ел башында 6 сыйныф укучысы Диана Гыйльфанова илебез президенты Владимир Путинга Шәйморатов генералга Русия Герое исемен бирү үтенече белән хат яза. Бер айдан хатның адресатка барып җиүе турында уведомление килә. Ә бер атнадан комдивка бу исемне бирүләре турында билгеле була. Шуңа күрә Диана якташыбызның Герой исемен алуда аның  өлеше дә бардыр дип  ышана.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: