Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
8 июль 2022, 12:45

Яңа һәйкәл – герой хөрмәтенә

Бүген ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның һәйкәлен ачу тантанасы үтте.

Яңа һәйкәл – герой хөрмәтенә
Яңа һәйкәл – герой хөрмәтенә

Илеш районы Югары Яркәйдә урнашкан герой музее М.Г. Гәрәевның тууына 70 ел тулу уңаеннан төзелгән. Ачылу тантанасы 1992 елның 8 июлендә булган. Шул ук көнне Таш-Чишмә авылында аның филиалы ачылган. Музей ачылыр алдыннан аны булдыру буенча зур һәм җентекле эш башкарылган. Герой ватанында музей оештыру турында Карар Башкортстан Республикасы һәм Илеш районы җитәкчелеге тарафыннан, аның исемен халык хәтерендә мәңгеләштерү максатларында кабул ителә.  Ә бүген исә якташ героебызның Югары Яркәйдә урнашкан йорт-музее алдында яңа һәйкәл ачу тантаналы шартларда үтте.

Башкортстанның данлыклы улы, легендар очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевнең исеме Бөек Ватан сугышы тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Ул туган халкының яугирлык традицияләренә тугрылык күрсәтеп, совет хәрби авиациясе тарихында үз эзен калдыра. Аның соклангыч тормыш юлы, илебез азатлыгы өчен күрсәткән каһарманлыгы  киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.

Бөек Ватан сугышы яугирлары, илебез тынычлыгы өчен аяусыз көрәшкән каһарманнар һәрчак күңелебездә саклана.  Бөек Җиңүне яулашкан картәтиләребез турындагы истәлекләрне  буыннан-буынга тапшырабыз. Якташыбыз Муса Гәрәевның да батырлыгына сокланабыз, героебыз белән горурланып яшибез, ә һәйкәл аны хөрмәтләү йөзеннән куелды. Киләчәчәк буынны да патриотик рухта тәрбияләп, алда таңнарыбызны тыныч каршыларга язсын, имин тормыш булуын телибез.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: