Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
22 июнь 2022, 10:07

Искә алганнар

 81 ел элек 22 июнь таңында илебезгә фашистик Германия хөҗүм итә.

Бүген иртәнге 04.00 сәгатьтә “Авангард” укыту методика үзәгендә  балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатында Хәтер һәм кайгы көне кысаларында “Хәтер шәме” акциясе үтте. Ул Бөек Ватан сугышы башлануга 81 ел тулуга багышланган. Акциядә катнашучылар – Уфаның Дим, Кушнаренко һәм  Нуриман районнарыннан укыту җыелмалары тәрбияләнүчеләре – сугышта һәлак булганнар истәлегенә шәм кабыздылар.

Мәгариф министрлыгы  БРның хәрби комиссариаты вәкилләре белән берлектә тынлык минуты игълан итте.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: