Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
22 июнь 2022, 13:21

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Бүген - Хәтер һәм кайгы көне. 

22 июньдә башкалабыз Уфаның Ленин исемендәге паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны   искә алып, Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Тантанада почетлы кунаклар – БР буенча Баш федераль инспектор Алексей Касьянов, БР хөкүмәте  Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, Премьер-министры  урынбасары Ирек Сәгыйтов, сугыш һәм хезмәт ветераннары, курсантлар һәм юнармеецлар катнашты.

–22 июнь – илебез тарихында иң күңелсез даталарның берсе. Сугыш сынаулары   илебез халкының көчен, батырлыгын, геройлыгын, ә иң мөһиме, бердәмлеген күрсәтте. Башкортстаннан 700 меңнән артык хәрбиләр фронтка киткән, аларның 300 меңнән артыгы яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган, – дип сүзен башлады Азат Бадранов.

Биредә шулай ук сугыш барган урыннардан эзтабарларның һәлак булган солдатларның табылган шәхси әйберләре һәм документлары туганнарына тапшырылды.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: