Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
6 Май 2022, 16:30

"Үлемсез полк" быел урамнарда уза

9 майда Уфада ул янә традицион форматта үтә.

"Үлемсез полк" быел урамнарда уза
"Үлемсез полк" быел урамнарда уза

Һәркем үз герое – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, партизан, концлагерьлар тоткыны - Бөек Җиңү өчен көрәшкән кешеләрнең портреты белән "Үлемсез полк" сафына баса алачак. Чара Уфада 9 майда 11.00 сәгатьтә башлана (җыелу - 10.00 сәгатьтә). Башкортстанның барлык муниципалитетлары өчен бер вакытта.

Алдан теркәлү таләп ителми. Үз ветераның портреты белән җыелу урынына килергә генә кирәк. Ил төбәкләре йөреше турында тулырак мәгълүмат Русиянең "Үлемсез полкы" сайтында: https://www.polkrf.ru

Тәүлек буе эшли торган кайнар линия:

8-800-20-19-450.Шәһәр хакимияте фаразлавынча, әлеге чарада якынча 150 мең кеше катнашачак.

Без ата-бабаларыбызның батырлыгын хөрмәтлибез!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: