Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
22 март 2022, 09:31

Су кадере

22 март - Халыкара су көне.  

Су кадере
Су кадере

22 март - Халыкара су көне.

 

 22 мартта Халыкара су көне билгеләнә. Су безнең тормышта иң кирәклесе. Судан башка бер җан иясе дә яши алмый. Без иртән торгач та иң беренче суга тотынабыз, тормышны су кулланудан башлыйбыз.

 Су эчәр өчен генә кирәк түгел безгә. Юынудан башлап, зур сәнәгать өлкәләрендә дә таләп ителә, ул – яшәү чыганагы.  Ә без суның кадерен беләбезме соң? Юктыр. Әлегә кадәр сулыкларны пычрату, кирәкмәгән күләмдә агызу күренеше дәвам итә. Сулыкларны чүпләү, диңгез кадәр диңгезләрне корыту кебек кыланшылармы?..

Авыл кешеләре суның никадәр кирәклелеген үзе генә белә. Бүген дә суга интегеп яшәгән илләр, кешеләр бар. Аңа кытлыкның никадәр авыр булуын шул авылыкларны кичергән кешеләр генә белә. Моңа кагылышлы мисалларны күп китереп була. Бу уңайдан йөрәк тетрәндергеч бер хәлне язып үтәрш телим.

Авылның сугыш ветераны Әхләм абый Вәсиловның сөйләгәне  әле дә йөрәктә. Ул инде күптән вафат, урыны җәннәттә булсын.

 “Сугыш вакыты. Җәйнең эссе көне. Каты алышлар бара. Без окопта ятабыз. Безгә командир хәрби бурыч куеп китте – шушы биеклекне немецларга бирмәскә!  Без күп түгелбез. Дошман көчле, гаскәре күп, яхшы коралланган. Яу белән килеп-килеп, биеклекне алырга тырыша. Бертуктаусыз атыш, пулялар сызгырып оча. Кичкә ярдәм килергә тиеш безгә дә. Аңа кадәр биеклекне тотарга кирәк, бурыч шундый. Көне буе атыштык. Мылтык көпшәләре кып-кызыл, кулны пешерә, бер тамчы су юк. Ә аста елга агып ята. Тик анда барып җитмәле түгел, ут ява. Немецлар үрмәләп менеп торалар, без атып, тәгәрәтеп төшерә торабыз. Төш ауганчы көчле атыш барды. Кичкә таба дошман да ялыкты, ахры, атышлар сирәгәйде.

Су эчәсе килә. Мин чыдамадым.

– Иптәшләр, мине каплабрак торыгыз, мин тәвәккәллим, –дип, кателокны алып, үлән арасыннан еландай шуышып киттем. Шулай шуышып кына барып җиттем, елгадан туйганчы су эчтем. Котелокка су алып, кире кайтыр якка юлланганчы тирә-ягыма күз салдым. Агымның өске ягына күз салсам, елгага аркылы төшеп бер фашистның гәүдәсе ята...

Нишләргә? Суны түгәргәме? Иптәшләргә алып барып эчерергәме? Ә алар бер йотым су көтеп калдылар, көтәләр...  Ни булса да, булыр, дидем дә, суны алып менеп киттем. Иптәшләрем сабыр гына көтеп алып, котелокны кулдан-кулга йөртеп, суны тамчысына кадәр эчеп бетерделәр. Мин бер сүз дә әйтмәдем, йөрәктә генә калды. Безгә хәл керде. Кичкә ярдәм килде. Безне зурладылар. Биеклекне бирмәдек, дошманны чигенергә мәҗбүр иттек. Менә шулай, туганнар, су никадәр кадерле ул”.

Үземнең әткәй Мәхмүт Габдрафыйк улы да 37 яшендә Сталинград өчен сугышларда башын салды. Ул бер хатында “күзгә сала торган дарулар юк монда” дип язган иде. Сугыштан кайтучылар әткәйнең бу сүзләр белән бер тамчы суга да тилмерүләрен белдерәсе килгән, дип әйттеләр. Цензура көчле иде бит, дөресен язган булса, хат та килеп җитмәс иде... Менә шулай. Сугышларда су юлында бер генә солдатның гомере өзелмәгән...

Үзебезнең герой-шагыйрь  Муса Җәлил  фашистлар кулыннан җәзалап үтерелде. Үлем җәзасына  хөкем ителгәч, аларга су да бирми интектергәннәр.

һәр хәшәрәт җирдә теләгәнчә

Суда йөзде, суда җебенде...

Ә мин менә соңгы сулышымда да

Чылаталмыйм кипкән иренемне! (“Соңгы үпкә”)

Йөрәк әрнеткеч юллар...

Суга интегү – иң каты җәза. Сусыз дөнья корый. Без андый мисалларны күп беләбез. Дөньяда бер тереклек иясе дә сусыз яши алмый. Минем әнкәй (урыны җәннәттә булсын) Чакмагыш районында билгеле Каран мәдрәсәсендә укыган (Октябрь инкыйлабы чыккач, кыз бала буларак, картәтәй аны Уфага “Галия” мәдрәсәсенә җибәрмәгән), әйтә иде: “Безнең китапта: “Киләчәктә эчәр су бетәр, су төпкә төшәр”, – дип әйтелгән”, -дип. Әле инде төче су запасы бик чикле булган илләр күп. Ә бездә, Аллага шөкер, суга кытлык юк, саклый белергә генә кирәк.

 Сугышка кадәре авылларда суга интеккән чаклар булды. Елга, сулык буенда утырган авылларга гына җиңелгәрәк туры килде. Чишмәләр сирәк иде. Хәзер, шөкер, авылларда чишмәләрне тәрбиялиләр.  Бик матур ял урыны итеп ясап куялар – нинди күңелле күренеш.

Су – адәм баласы өчен изге. Суны эчкәндә дөрес итеп теләкләр теләп эчәргә кирәк, сәламәт буласың. Начар төшләрне дә “суга сөйлим”, дип сөйлибез.

Әйтер сүзем шул: шактый гомер яшәлде, сугышларны кичердек. Ачлык, ялангачлыкны үттек. Тынычлык кадерен белик, суның кадерен белик.   Ходаем ризыктан, судан өзмәсен.

 

Роза Рафикова, хезмәт ветераны.

Чакмагыш районы, Яңа Балак авылы. 

 

Фото: wwii.space 

Су кадере
Су кадере
Читайте нас: