Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
29 июль 2021, 12:10

Күчмә музейга бара аласыз

Уфа шәһәренә “Җиңү поезды” килүе көтелә.

Күчмә музейга бара аласыз
Күчмә музейга бара аласыз

31 июльдән 2 августка кадәр Башкортстан башкаласында "Җиңү поезды. Бөек Ватан сугышы елларында фән» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Поезд составында урнашкан экспозицияне республика халкы Уфа тимер юл вокзалында карый алачак.

Экспозиция 2020 елда Хәтер һәм Дан елы кысаларында оештырылган. Классик һәм заманча алымнар ярдәмендә авторлар «вакыт машинасы» булдырганнар диярлек. Ул шул дәһшәтле елларда сугыш юлларыннан йөрүче поездга күчерә.

2021 ел Русиядә фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде, шуңа күрә авторлар күргәзмәне фәнни ачышлар һәм Совет галимнәренең казанышлары белән тулыландырган. Экспозициядә 50дән артык видеопроектор, 18 видеостена, 140тан артык интерактив такта бар.

Күргәзмәне карау - бушлай. Аңа эләгү өчен проект сайтында https://поездпобеды.рф "Теркәү" бүлегендә теркәлергә кирәк. Теркәлү 30 июльдә ачыла. Бер электрон почтага бер генә килүчене теркәргә киңәш ителә.

Тимер юл вокзалы бинасында экспозициягә теркәлгән кешеләрне җыю оештырыла. Вокзал бинасында күргәзмә эше дәвамында волонтерлар дежур торачак. Алар һәр килүчене теркәү өстәле янына алып килеп, соңыннан поездга озатачак. Экспозицияне карау сеанслары һәр биш минут саен 12 кешегә кадәр төркем белән оештырыла, экскурсияләр барышында санитар таләпләр үтәлә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: