Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
26 июнь 2021, 20:45

Геройга хөрмәт белән

Янагыш белән Өръяды авыллары арасы 5 чакрым тәшкил итә.

"Атайсал" республика проекты кысаларында Мишкә районының Янагыш авылында Советлар Союзы Герое Гази Заһитовның кабере төзекләндереләчәк, туган авылында аның хөрмәтенә төзелгән музей фасадына ремонт ясалачак.
Тумышы белән Мишкә районы егете, республика дәүләт автоинспекциясенең элеккеге баш инспекторы Динар Гыйльметдинов шундый инициатива белән чыгыш ясаган. Бүген, 26 июньдә, ул туган ягында Герой музеенда булды, хакимият башлыгы белән сөйләште. Билгеләнгән эшләр 30 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш.
"Мин Мишкә урта мәктәбендә укыганда һәр укучы Рейхстагка беренче булып байрак кадаган солдатның якташыбыз булуын, аның тарихын белә идек. Ул - Гази Казыйхан улы Заһитов. Аның музеена ремонт үткәрергә, һәйкәлен тазартырга һ.б. мөһим һәм изге эшләрне башкарырга кирәк", - диде Динар Гыйльметдинов.
ТАРИХТАН: Гази Заһитов 1921 елның 20 августында Мишкә районының Янагыш авылында туган. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1934-1938 елларда Өръяды мәктәбендә белем ала. Аның яхшы укуы турындагы танытмасы Г.Заһитов исемендәге Хәрби һәм Дан музеенда саклана.
Янагыш белән Өръяды авыллары арасы 5 чакрым тәшкил итә. Гази классташлары белән ике авыл арасын җәй мәлендә - җәяү, кышын чаңгыда йөреп укый. Бу аңа яхшы физик әзерлек бирә. 1938 елда Бөре медицина техникумына укырга керә.
1940 елның көзендә Кызыл Армия сафларына алына. Артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Гази Казыйхан улы 832нче армия разведка артиллерия дивизионының оптика взводы разведчигы булып сафка баса.
Бөек Ватан сугышында 1941 елның 22 июненнән катнаша. Сугышта үзен батыр, кыю, каһарман, Ватанга тугры разведчик итеп күрсәтә. Туган илгә тугрылыгын сугышчан эшләре белән раслый.
Советлар Союзы гаскәрләреның Берлин-Рейхстаг походында катнашып, штурмда катнашу һәм Рейхстагка беренче булып Җиңү байрагын кадау теләген белдерә.
1945 елның 30 апрелендә Рейхстагны штурмлаганда Гази Заһитов беренчеләрдән булып бинага керә, әмма бу вакытта күкрәге яралана. Яраланганда партбилеты тишелә. Яралы булуына карамастан, өлкән сержант Заһитов һәм сержант Минин Рейхстаг башнясына менеп, беренче Җиңү байрагын кадыйлар.
Гази Заһитов туган авылына 1946 елның җәендә әйләнеп кайта. Аның күкрәген 3 орден, 5 медаль бизи. Ул үзенең батырлыгы турында беркемгә дә сөйләми. Авылдашлары аның каһарманлыгы турында 1964 елның 30 апрелендә "Комсомольская правда" гәзитендә басылган "Байрак кадаучылар" мәкаләсе аша беләләр.
Читайте нас: