Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
12 Май 2021, 14:57

“Һәйкәл урынында калачак!”

Мин харьковлыларның шәһәрдә Георгий Жуков һәйкәле торды, тора һәм торачаклыгын белеп торуларын телим.

Украинада Харьков каласы властьлары маршал, Советлар Союзы герое Георгий Жуков һәйкәленең язмышын хәл иткән — монумент үз урынында калачак.
Кешеләр Бөек Ватан сугышында катнашучыларның якты истәлеген ихтирам итәргә тиешләр дип саный шәһәр властьлары. “Мин харьковлыларның шәһәрдә Георгий Жуков һәйкәле торды, тора һәм торачаклыгын белеп торуларын телим. Проспект данлыклы маршал исемен йөртүен дәвам итәчәк һәм харьковлылар бу изге бәйрәмне нәкъ 9 майда билгеләячәкләр”,—дигән Харьков кала советы секретаре Игорь Терехов.
2019 елның июнендә милли корпус вәкилләре Харьковта Жуков һәйкәлен сүтә. Полиция радикалларны куып таратырга тырыша, тик уңышсыз була. Милләтчеләр һәйкәл урынына Украина аләмен кадап куя. Шәһәр властьлары шушы ук елның июлендә һәйкәлне урынына бастырып куя.
Билгеле булуынча, 2015 елда Украинада Совет символикаларына каршы көрәш алып бару турында закон кабул ителә. Шушы законга таянып, илдә шәһәрләр, урамнар атамалары үзгәртелә, совет һәйкәлләре сүтелә.
Читайте нас: