Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
12 Май 2021, 14:48

Мөнәсәбәтләрне җайлауны таләп иткәннәр

Грузия бәйсез дәүләткә әверелгәч, илдә Сталин һәйкәлләрен сүтә башладылар.

Грузиядә Иосиф Сталинның туган шәһәре Горида җирле халык һәм хөкүмәткә карамаган оешмалар Совет юлбашчысының һәйкәлен урынына кире куюны, Русия белән мөнәсәбәтләрне җайлауны таләп иткән.
“Сталин коммунистлар алласы булды. Без бүген юлбашчы һәйкәлен урынына кире куюны янә таләп итәбез. Моннан тыш, безне басып алучы булып саналган НАТО кебек оешмага чакыралар, ә ул безгә кирәкми. СССР Сталин барлыкка китергән оҗмах булды, ул чорда кешеләрне эшләмәгәннәре өчен кулга алдылар, чөнки эш урыннары һәрвакыт күп булды... Безгә сәяси юнәлешенә Русиягә таба борырга һәм мөнәсәбәтләрне көйләргә кирәк”,—дип белдергән алар.
Грузия бәйсез дәүләткә әверелгәч, илдә Сталин һәйкәлләрен сүтә башладылар. Сынчылар аларны урыннарына кире кайтарырга тырышса да, вандаллар зыян салып торганлыктан, властьлар аларны сүтәргә карар итә. 9 май Грузиядә ял көне дип игълан ителгән.
Читайте нас: