Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
12 Май 2021, 14:14

Мәңге төзәлмәс яра

"Өмет" гәзите Кушнаренко районы Солтанай авылында яшәүче 5 тыл ветеранын Җиңү бәйрәме белән котлау чарасына кушылды.

Без – сугыш чоры балалары,
Ачы язмыш безне сынаган.
Тормыш авырлыгын без күтәреп,
Күпме сыгылсак та сынмаган.
Онытырга телим – мөмкин түгел,
Яралары калган йөрәктә.
Әл дә булса минем үткәннәрем
Төшләремә кереп йөдәтә.

Мылтык тотып дошманга каршы атакага күтәрелмәделәр, ут эчендә үлем белән йөзгә-йөз очрашмадылар алар. Фронтка китәргә яшьләре җитмәде, сугыш чыкканда балалар гына иделәр бит әле. Әмма каһәр суккан ул сугыш алар язмышына да үтеп керде, өмет -хыялларын чәлпәрәмә китерде, балачак бәхетеннән мәхрүм итте. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен ай - һай нык татыдылар: көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылдылар, ятимлек ачысын да белделәр, ач үлем белән күзгә-күз очраштылар.
Сүзем сугыш чоры балалары турында. Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәрдә без Кушнаренко районының Солтанай авылындагы тыл ветераннарын котлау чарасына кушылдык. Ветераннар советы рәисе Ирек абый Насыйров, авыл советы белгече Зилия Гарифуллина, пенсиядәге укытучы Рәҗүдә апа Латыйпова, мәдәният хезмәткәре Зәмбилә Хөсәенова, социаль хезмәткәр Зөлфия Сәләмова, халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенең бүлек мөдире Гөлнур Идрисова белән ак әбиләребезне 9 май – Җиңү көне белән котладык.
Вакыт үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына күңел борчыла. Бүгенге көндә Солтанай авылында ул авыр елларның чын шаһиты булган 5 тыл ветераны яши. Адбрахманова Гания Талип кызы, Гарипова Рәсимә Мансур кызы, Әнисә Миңнехамат кызы Фастеева, Фәридә Сәйфел кызы Гәрәева һәм Әлфия Кәлимулла кызы Ганиева белән очрашып, авыр балачаклары турында сөйләшеп утырдык. Йөзләрендә нурлары сүнмәгән, авырлыкларга бирешмәгән әбиләргә Аллаһы Тәгалә озын, бәрәкәтле гомер биргән.
Татар халкында “күңеленә күрә көне” дигән мәкаль бар. Бу әбиләр барысы да бер авыздан: “Оҗмахтагы кебек яшибез”, - диделәр. Үсмер чаклары Чандарда урман кисүдә үткән. (Чандар – Нуриман районындагы авыл). Әбиләр мул тормышта яшәүгә, кадер-хөрмәткә лаек.
Әнисә Миңнехамат кызы гомере буе Солтанай авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Авылның барлык балаларын укырга-язарга өйрәтә. Ул балачагын күз яшьләр белән искә төшерә. “Әткәй белән әнкәй гади колхозчылар иде. Әткәй сугыштан кайтмады, яу яланында ятып калды. Биш бала ятим калдык: иң зурыбызга – 13 яшь иде. Без чаналарда шуып, уйнап үсә алмадык...Чана тартып, салам алып кайтырга китә идек. Бәләкәй арба тагып урманнан печән ташыдык. Ипи ашап үсә алмадык...”
Әлфия апа Ганиеваның да әтисен фронтка алалар. “Суык, ачлык, ялангачлык – миңа барысы да таныш”, - ди ул да, күз яшьләре аша елмаеп.
Әлфия апада әле дә дәрт сүнмәгән: ул халык җырларының сүзләрен белә. “Без авырлыкларны җыр белән җиңдек”, - ди.
Фәридә әби Гәрәеваның әтисе 1941 елда ук һәлак була. Әнисе ялгызы алты бала белән тол кала. “Ачы тормышларда яшәдек”, - диде Фәридә әби үкенечле бала-чагын искә алып. “Аллаһы Тәгалә насыйп иткән бүгенге тормышыбызга шөкер, туклыкны да күрдек”, - ди ул.
Гания әби белән Рәсимә әбинең язмышлары да кызганыч: сугыш башланганда аларга нибары 8 яшь була. Шушы кечкенә, нәни иңнәренә аларның күпме аяусыз авырлыклар төшә! Әмма алар сыгылмыйлар, сынмыйлар, сабырлык белән шушы көнгәчә килеп җитәләр. Рәсимә апа һаман да шат күңелле, җор теллелеген югалтмаган, тормышны яратып, яшәү дәрте белән янып яши.
Эшкуарлар Гарифуллин Илмир Мансаф улы, Шәмсетдинов Айрат һәм Илфир Халит уллары ел саен әбиләрне күчтәнәчләре белән куандыра.
Сугыш аларның җилкәләренә бик иртә тормыш йөген аударган, бик иртә олыгайткан. Сугыш аларның балачагын гына түгел, ә күпләренең иң якын кешеләрен дә тартып алган. Сугыш чоры балалары күргән чиксез авыр яшәеш еракта калды. Тик күңел төпкелендәге хатирәләре онытылмый шул...
Эльвира Әсәдуллина, автор фотосурәтләре.
Читайте нас: