Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
12 Май 2021, 15:32

“Батырлыклары — безнең йөрәкләрдә”

Латвиядә Полиция 9 майда Риганы немец илбасарларыннан азат иткән сугышчыларга куелган монументка юлны япкан.

Латвиядә полиция 9 майда Риганы немец илбасарларыннан азат иткән сугышчыларга куелган монументка юлны япкан. Башкала мэриясе бу карарны эпидемия шартларында халык төркеме туплануына юл куймау сәбәбе белән аңлатты. Әмма бу чикләү кешеләрне Җиңү көнен бәйрәм итүдән куркыту өчен кертелгән. “Кешеләр куркып калмас, азат итүчеләрнең якты истәлеге безнең йөрәкләрдә”,—дип белдергән “Согласие” оппозиция партиясе депутаты Константин Чекушин.
Ригада яшәүчеләр һәйкәлгә салырга дип алып барган чәчәкләрен, волонтерлар илтеп салсын өчен, махсус куелган өстәлләрдә калдырган.
9 Майда ел саен Ригада дистә меңнәрчә кеше азат итүче-сугышчы һәйкәленә чәчәкләр сала. Латвиядә бу көн рәсми рәвештә Европа көне итеп билгеләнә, әмма рус теллеләр аны Җиңү көне итеп бәйрәм итә.
8 майда Латвия президенты Эгилс Левитс республика Икенче Бөтендөнья сугышында катнашмады, чөнки ул читләр сугышы булды дип белдерде.
Читайте нас: