Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
12 Май 2021, 22:31

Башкорт кавалеристлары истәлегенә агач утырттылар

12 майда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Луганск Халык Республикасында Петровское шәһәренә сәфәр кылды.

12 майда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Луганск Халык Республикасында Петровское шәһәренә сәфәр кылды. 1943 елда әлеге шәһәр читендә барган сугышларда Башкорт атлы дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатов фаҗигале һәлак була.
Радий Хәбиров һәм республика делегациясе Башкорт кавалеристлары һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм батырлар исеме белән аталган скверда агачлар утырттылар.
Һәйкәл белән сквер 2009 елда Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Мингаз улы Шәйморатов тууының 110 еллыгына ачылган иде. Ул Бөек Ватан сугышы елларында 112 нче кавалерия дивизиясенең якты истәлеген чагылдыра.
Читайте нас: