Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
10 Май 2021, 13:38

Җыр булып кайттылар...

Төньяк Осетиядә Газдановлар гаиләсе яшәгән Дзуарикау дигән авыл бар.

Төньяк Осетиядә Газдановлар гаиләсе яшәгән Дзуарикау дигән авыл бар. Бәхетле ата
белән ана җиде ул үстерә, алар улларына карап куанып туя алмыйлар. Шулай балалар сөеп,
шатланып кына яшәгәндә Икенче бөтендөнья сугышы башлана. Беренче уллары фронтка китү
белән Мәскәү янында һәлак була. 1942 нче ел Газдановларның тагын ике улын тартып ала: ике
герой Севастопольне яклаганда һәлак була. Бу кадәр авыр кичерүләргә ана йөрәге түзми -
кайгысыннан үлә. Ялгыз калган әти тагын һәм тагын әче язмыш сынауларын тота: Новороссийски,
Киев, Белоруссия сугыш кырларында бер-бер артлы өч уллары ятып кала.
Инде менә алтау яталар... Похоронка турында алты конверт, канаты каерылган кош сыман,
өстәлдә ята, ә әтиләре беренче улының кызын - оныгын карый. Һәм көтә дә көтә. Һәм, ниһаять,
көтеп ала...
Соңгы улына килгән похоронканы хат ташучы илтеп бирүдән баш тарта. Ул 1945 елда
Берлинны алганда һәлак була. Авыл аксакаллары кайгы хәбәрен илтеп бирә... Соңгы конвертны
күргәч карт әтинең дә йөрәге тибүдән туктый...
1963 нче елда авылда сугыш еллары турында йөрәкләрне тирән тетрәндерерлек обелиск
куела: зур кыя итәгендә кайгылы ана басып тора, башы очыннан җиде торна канат җилпеп оча.
Алар әниләре һәм гомерләре бәрабәренә яклаган туган җир белән хушлаша...
Бервакыт мәшһүр шагыйрь Рәсүл Гамзатов һәйкәлне барып күрә. Газдановлар гаиләсенең
җиде улы язмышы тарихы турында белгәч, шагыйрь туган авар телендә җанөзгеч моңсу шигыр
яза. Русчага Наум Гребнев тәрҗемә итә.
Журавли
Мне кажется порою, что солдаты,
С кровавых не пришедшие полей,
Не в землю эту полегли когда-то,
А превратились в белых журавлей.
Они до сей поры с времен тех дальних
Летят и подают нам голоса.
Не потому ль так часто и печально
Мы замолкаем, глядя в небеса?
Сегодня, предвечернею порою,
Я вижу, как в тумане журавли
Летят своим определенным строем,
Как по полям людьми они брели.
Они летят, свершают путь свой длинный
И выкликают чьи-то имена.
Не потому ли с кличем журавлиным
От века речь аварская сходна?
Летит, летит по небу клин усталый —
Летит в тумане на исходе дня,
И в том строю есть промежуток малый —
Быть может, это место для меня!
Настанет день, и с журавлиной стаей
Я поплыву в такой же сизой мгле,
Из-под небес по-птичьи окликая
Всех вас, кого оставил на земле.
Шигырь СССРның танылган җырчысы Марк Бернесны каты тетрәндерә һәм ул композитор
Ян Френкельдән аны көйгә салуын үтенә. Френкель ике ай эчендә яңа җыр тудыра. Җырны
ишеткәч Бернесның яңакларыннан кайнар яшьләр ага... Чынлап та, бу искиткеч сагышлы җырны
тетрәнмичә тыңлау мөмкин түгел. Ул әле дә зур көчкә ия.
Йә, Ходаем, яшь буынга сугыш кайгыларын әсәрләр аша гына белергә, бабаларыбыз
кичергән коточкыч михнәтләрне күрергә язмаса иде...

Читайте нас: