Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
10 Май 2021, 11:59

Бер ана турында кыйсса

Ул сугышка бөтен улларын биргән. Типсә тимер өзәрдәй тугыз улының берсе генә яукырыннан әйләнеп кайткан.

Ул сугышка бөтен улларын биргән. Типсә тимер өзәрдәй тугыз улының берсе генә яу
кырыннан әйләнеп кайткан.
Епистиния Федоровна Степанованың әрнү-газапларын без күз алдына бастыра алмыйбыз.
Кайгысын, тилмереп ачынуын якыннары ишетмәсен өчен, болынга чыгып, куе үлән арасында
аунап, хәсрәтле күз яшьләрен түгә. Таң тугач янә кулына иконасын ала.
- Илюшам, Сашамның юк булулары хак түгелдер лә?- дип тәкрарлый ул.- Аларның һәлак
булуы мөмкин түгел! Филя белән Васям да, Павлуша белән Ваням да, тере, Коля улым да исән.
Сугышта булганлыктан аларның аналарына хат язарга вакытлары юк. Тиздән алар әйләнеп
кайтачак. Әй, Илаһым, улларымны пулядан һәм дошманнардан сакла!
Епистиния Федоровна унбиш бала таба, дүртесе алты яшькә җитә алмый.
1918 елның августында өлкән улы Сашаны аклар коммунарлар белән бәйләнеше булганы
өчен Роговский станицасында атып үтерәләр. 1930 ел уртасында тормыш иптәше Михаил
Николаевич үлеп китә, аның артыннан кече кызы мәңгелеккә күзләрен йома. 1939 елда
Халхин-Голда японнар белән сугышканда Федор Степанов батырларча һәлак була.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Ана улларын хутордан сузылган тар сукмактан
бер-бер артлы яуга озата. Башта аның йөрәген улларының өчпочмаклы хатлары җылытып тора.
Тора-бара хатлар сирәгәя башлый, ана йөрәге курку һәм билгесезлектән өши.
Беренче похоронка 1943 елның августында килә: 26 яшьлек Илья Курск боҗрасында һәлак
була. Берничә айдан соң гаиләдә Чәнти (Мизинчик) Саша Днепрны кичкәндә һәлак була.
Подразделениедә исән калган бердәнбер солдат - 20яшьлек Саша кулына гранатасын кысып
тотып гитлерчыларга каршы чыга...
Партизан-разведчик Василий Степанов Днепропетровски кырында 35 яшендә башын
сала. 21 яшьлек Павел Брест крепостен яклаганда хәбәрсез югала. 35 яшьлек Филиппны
фашистлар Форрелькруг концлагеренда җәзалап үтерә.
Әмма ана матәм яулыгын бәйләми. Көтә. Ышана.
Епистиния Федоровна истәлекләреннән: "Станицага барган чакта каршыма ике яшь кеше
очрады. Шундый шатлар, көләләр: "Әбекәй, сугыш бетте!"- диләр. Кулымнан кәрзинем төшеп
китте, аякларым йомшарып, аудым: "Җир, әйт миңа, минем улларым кайда?.."
Сугыштан солдатлар әйләнеп кайта башлагач хатын-кызлар өмет тулы күзләре белән:
"Минеке очрамадымы?"- дип сорыйлар. Епистиния генә бер читтә утыра. Кайсы улын сорасын
икән ул? Павлушасынмы? Филясынмы, Федясынмы, әллә Коля белән Иванны, бәлки Василийны?
Өметен өзмәгән ана, көннәрен дә, төннәрен дә капка төбендә үткәрә. Хәрби киемдәге
кешене күрсә, артыннан йөгерә. "Улым!" "Бәлки, ул өйне танымыйча узып барадыр, әнә бит
сугышны кичергән йорт ничек тузды, киртәләр дә авып бетте..."
Сугыштан бер улы гына әйләнеп кайтты. Хәер, анысына да похоронка килгән иде. Ялгыш
җибәргәннәр... Улы Николайның сугыштан әйләнеп кайтуы ана күңелендәге өметне тагын да
дөрләтеп җибәрә: кайтачаклар, калганнары да кайтачак...
Епистиния Федоровна, үткенчеләргә текәлеп карап, капка төбеннән китми. Аның йорты
олы юлга якын урнашкан, арыган-алҗыган юлчылар аңарда еш кына туктыйлар да. Ана
беркемне дә кире какмый, якты йөз күрсәтә, булган сые белән сыйлый. Бәлки, берәрсе уллары
турында хәбәр китерер?!.
Вакыт агымсу, еллар бер-бер артлы тезелешеп үтә, тик Епистиния Федоровна гына өметен
өзми. Бер караучысын, Советлар Союзы Герое Александрны югалту буенча пенсия ала.
Николай гаиләсе белән Тимашевскига күчә. Кызы Валя - Ростовта. Епистиния балалары
янына күчәргә тәвәкәлли алмый: әгәр берәр улы кайтып керсә һәм ул өйдә булмаса?!
- Улларымның суга төшкән кебек юк булуларына ышанмыйм,- дип һаман-һаман кабатлый
үзенекен.- Картайдым, көчем кими, улларымны күрмичә үләрменме икән?! Аларга бер тутырып
карыйсым килә...
Улы Николай оныклары нәнәләре янында һәр көнне булырга тиешләр дип хәл итә.
Степановлар гаиләсендә балалар ишле була: уллары арасында Александр-Чәнти һәм Павел гына
өйләнмәгән була. Оныклары әбекәйгә яшәү көче бирә. Епистиния Федоровна алар белән уртак
телне җиңел таба. Бергәләшеп бакча карыйлар, яшелчә-җимеш үстерәләр. Ана бакчадагы бер
агачны да кисәргә рөхсәт итми - уллары утырткан!
Епистиния Федоровна укый да, яза да белми. Әмма аның акыл зирәклегенә күпләр таң
кала. Ул янында кайгыларына зарланган кешеләргә: "Авыр чакта син минем язмышымны исеңә
төшер, шунда ук җиңел булып китәр..."
Аңа авыр кайгысыннан арынырга илнең төрле почмакларыннан меңнәрчә кешеләрдән
килгән хатлар да ярдәм итә. Чөнки аның фаҗигале язмышы бөтен илгә билгеле була.
Әбекәй гомеренең соңгы көннәрендә Ростовта кызы Валентинада яши. Епистиния
Федоровна 1969 елның 7 февралендә 94 яшендә дөнья куя. Солдат анасы Краснодар
краеТимащевский районының Днепровский станицасында күмелгән. Аның кабере янына
символик рәвештә тугыз улы урын алган. Епистиния Федоровна илдә иң беренче булып
"Герой-ана" медаленә лаек була. Үлгәннән соң I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Читайте нас: