Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
9 Май 2021, 15:35

Радий Хәбиров: “Республика Туган илгә күпне бирде…”

Төбәк Башлыгы Җиңү парадыннан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.

Бүген, бәйрәм көнне, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәсендә Җиңү көне уңаеннан уздырылган тантаналы парадтан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
"Минем өчен Башкортстан Башлыгы сыйфатында бу - икенче тантаналы парад, чөнки узган ел пандемия аркасында без аны уздырмадык. Ул оештыру ягыннан күпкә яхшырак дип әйтә алам. Әйе, барыбыз да тере аралашуны сагындык. Күрүегезчә, күп кеше килгән. Ветераннарыбыз белән аралашуга бик шатмын. Мин муниципалитет башлыкларына өлкәннәргә игътибарны мөмкин кадәр күбрәк бүлү бурычын йөкләдем. Шуңа күрә мондый чаралар бездә бөтен республика буйлап уза. Аннары мин хәрби техниканы күбрәк күрсәтүне телим. Балалар аны рәхәтләнеп карый. Бүгенге парадны күргән егетләр Ватанны якларга кирәклеген аңлап кайтып китә.
Башкортстан Бөек Ватан сугышы елларында камап алынмады. Әмма республика Туган илгә бик күпне бирде - тылда эшләде, двигательләр җитештерде. Меңнәрчә кеше фронтка республикадан китте...”
Радий Хәбиров әйтүенчә, нәкъ менә шуңа күрә Русия Президенты Владимир Путин Уфага “Хезмәт батырлыгы шәһәре” статусы бирү турында карар кабул итте. Ниһаять, сугыш балалары турында закон кабул ителде. Башкортстанда яшәүчеләр моның өчен дәүләт башлыгына бик рәхмәтле.
Читайте нас: