Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
9 Май 2021, 21:20

“Һәр язны сөенеп каршылыйм”

Дәһшәтле еллар шаһиты - Югары Яркәйдән Фәһим Гафаров.

Бөек Ватан сугышы илебездәге һәр гаиләнең, һәр кешенең язмышында тирән, онытылмаслык эз калдырды. Әмма сынауның иң авыры аяз күгебез, илебез иминлеге өчен көрәшкән солдатлар иңенә төште.
Җиңү таңын якынайтучы Югары Яркәй авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Фәһим Файзрахман улы Гафаровның да гомер юлы - каһарманлык үрнәге. Ул 1923 елның 21 сентябрендә Абдулла авылында дөньяга килә. Кечкенәдән хезмәттә чыныгып үсә, колхоз эшләрендә катнаша. 1941 елда Югары Манчар урта мәктәбен гел «4» һәм «5» билгеләренә генә тәмамлагач, ул хәрби комиссариат аша Дәүләкәндә урнашкан очучылар мәктәбенә бара. Әмма комиссиядән үтә алмыйча, шушы ук елның декабрендә Уфа пехота училищесына укырга керә. 1942 елның май аенда училищены уңышлы тәмамлаган курсант бер төркем иптәшләре белән фронтның алгы сызыгына озатыла. Анда 111нче укчылар дивизиясендә пулемет ротасы взводы командиры урынбасары итеп билгеләнә. Ул чакта Ржев юнәлешендә канкойгыч сугышлар бара. Үзебезнең һәм фашист гаскәрләре зур югалтулар кичерә. Гафаровны да фашист пулясы урап узмый, берсе үпкәсен тишеп, йөрәк яныннан үтсә, икенчесе аягына эләгә. Ул каты яраланып, Мәскәү һәм Чита шәһәрләренең госпитальләрендә айлар буе дәвалана.
Терелеп, аякка басканнан соң, Ф.Гафаров хәрби юлын дәвам итә. Горький шәһәренә җибәрелеп, анда ул яшь солдатларны фронтка әзерли һәм Курск дугасында барган бөек танклар алышында катнаша. Курск шәһәренә хәрби кораллар төялгән эшелонны озату, Днепр елгасы аша күпер төзү кебек бурычларны башкара. Шулай ук Украинаның бик күп шәһәрләрен азат итүдә катнашкан яугир үз гомерен аямыйча бик күп батырлыклар күрсәтә. Сугышчан каһарманлыгы өчен ул икенче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены, "1941-1945 елларда Германияне жиңгән өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен" медальләре белән бүләкләнә. Җиңү таңын ул Украинаның Запорожье шәһәрендә каршы ала. Моның белән генә хәрби хезмәт тәмамланмый. Сугыштан соң өч ел дәвамында ул Украинада тимер юл батальоны составында җимерек күперләрне тергезүдә, яңаларын төзүдә үз өлешен кертә.
Сержантка 1948 елның апрелендә генә демобилизацияләнгәннән соң, туган җиренә кайту бәхете тия. Фәһим Гафаров башта колхозда эшли, арытаба Дөмәй урта мәктәбендә физкультура укыта. 1949- 1962 елларда районның социаль - тәэминат бүлеге инспекторы була. Соңрак, лаеклы ялга чыкканчы, КПСС район комитетының инструкторы, район социаль – тәэминат бүлеге мөдире кебек җаваплы вазифаларны били. Үзенә һәм башкаларга карата да үтә таләпчән булган Фәһим Гафаров кайда гына эшләмәсен, нинди генә вазифа биләмәсен, һәрчак алдынгылар сафын җитәкли, мактауларга лаек була. Чордашлары да аны максатчан һәм гадел кеше буларак хәтерли.
Утны-суны кичкән яугир лаеклы ялга чыккач та, тик утырмый. Берничә тапкыр авыл советы депутаты итеп сайлана, районның Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган “Хәтер китабы”н төзүдә актив катнаша ул.
Гаилә бәхетенә дә ирешеп, тормыш иптәше Мәдинә Фәтхелислам кызы белән район үзәгендә тату һәм үрнәкле парлар булып, үз нигезләрен коралар, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, гомер юлдашы 17 ел элек якты дөньядан китте. Ветеран кызына, улларына, өч онык һәм алты оныкачына сөенеп яши.
-Җиңүнең кабатланган һәрбер имин язын шатлык-сөенечләр белән каршы алам. Ел саен 9 майда районда уздырылган парадта катнашам. Анда яудашлар белән очрашып, хәтирәләрне яңартып кына калмыйбыз, бергә үтелгән хәрби юлын күз алдына китереп, шул еллардагы хис-тойгыларны кабат кичерергә туры килә. Аллаһы Тәгалә боерса, исән- сау булып, 100 яшемне дә билгеләргә язсын әле, - дигән теләк белән яши хөрмәтле ветеран.
Бүгенге көндә 97 яшьтә булуына карамастан, тынгысызлыгы, активлыгы аркасында һәр җирен чисталыкта һәм тәртиптә тота. Ишек алдыннан ук чәчкәләр каршы ала, бер урында артык әйбер ятмас, чүп-чар булмас. Урамны ямьләп утыручы йорты, һәрчак җыештырылган ихатасы, өйдәге бүлмәләре - биредә уңган, булдыклы хуҗа яшәвенә ишарә. Өстәвенә, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе оештырган төзекләндерү бәйгесендә “Иң өлкән чәчкә үстерүче” номинациясенә лаек булган ул. Мондый ветеранга күзләр тия күрмәсен дип, сокланмыйча карау мөмкин түгел. Ә аның яшәү дәртенә, юмор хисенә яшьләр көнләшерлек!
Читайте нас: