Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
9 Май 2021, 09:50

Парадта – сугышта катнашкан техника

Алар мәшхәрнең үзен күргән.

Уфада узачак Җиңү Парадында Бөек Ватан сугышында катнашкан танклар да булачак.
Тарихи бронетехника Мәскәү өлкәсендә урнашкан Вадим Задорожныйның Техника музееннан автомобиль транспорты белән китерелгән. Шулай итеп, Уфага Т-34-76 , Т-26, Т-60, Т-70 җиңел танклар һәм йөзә торган Т-38 танк-разведчик килде.
Музей вәкилләре аңлатуынча, Т-34-76 танкы 1942 елда чыгарылган. Сугышларда катнашкан вакытта аңа турыдан-туры снарядлар эләккән, үтәли тишкән һәм корпусның алгы өлешендә ярыклар ясаган. Зыян күргән хәрби машинаны армиядән соң списать иткәннәр һәм демонтажлаганнан соң аны озак вакытлар тимер юлда “тягач” сыйфатында кулланганнар.
Күпчелек башка танклар сугышлар барган урыннарда яки елгалар, сазлыклар аша чыгу урыннарында табылган.
Читайте нас: