Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
9 Май 2021, 15:25

Картәтием белән горурланам

Илеш районы Базы-Куян авылыннан Рәхимҗан Габдракыйповның хәрби юлы батырлык үрнәге булып тора.

Бөек Ватан сугышы тынганына 76 ел вакыт үтте. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, бомба-снаряд шартлавыннан актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт алып килә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен фронтка китә. Алар җиңү өчен көрәшә. Афәтле еллар бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Ире яки уллары, яисә әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да - исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар! Ә меңнәрчә, миллионнарча солдатларның көндәлек батырлыклары аз булганмы?! Алар бит юлсыз җирләрдә пычрак ерып, бернинди авырлыкларга карамастан, дошманны туган илебездән куып чыгарган, аларның каһарманлыклары турында язылган китаплар, төшерелгән кинофильмнар бихисап. Шушы Бөек Җиңүгә минем картәтием дә үз өлешен керткән.
Базы-Куян авылында туган Рәхимҗан Миргалимҗан улы Габдракыйповка кече яшьтән үк ятимлек ачысын татырга туры килә. Әтисез һәм әнисез калып, апасы тәрбиясендә үскән кадерле кешем тырышлык һәм уңганлык сыйфатларына ия була. Шушы авыл сылуы картәнием Фәрәхия Сәхибгәрәй кызы белән танышып, сөйгән ярлар кавыша. Гаилә учагы кабызып, бәхетле нигез корып ятканда, картәтием 1939 елның сентябрендә армия хезмәтенә алына. Хәрби-диңгез флотында хәрби бурычын үтәгән чорда Бөек Ватан сугышы башланып, аңа кулына корал алып, Японнардан илебез чиген саклау бурычы төшә. Сугышның беренче көннәреннән үк - фронтта. Туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәт аны Ватан өчен көрәшергә чакыра. Ул үз-үзен аямыйча көрәшә, күп иптәшләрен үлем тырнагыннан коткара. Ул башта 70нче, арытаба 373нче укчылар полкында снайпер бүлеге командиры, рота старшинасы була. Һәрчак сугышның алгы сызыгында, авыр участокларда, яуда катнаша. Еш кына дошман тылына чыга, үлем белән күп тапкыр күзгә-күз очраша һәм иң авыр хәлләрдә дә югалып калмый. Бервакыт, аның кораблендә дошман утыннан янгын чыгып, суга бата башлый. Шул вакыт яугир кыюлык күрсәтеп, биредә булган хәрби коралларны ярга алып чыга, аларны саклап кала. Шулай ук әнием хатирәләре буенча картәтием авылдашы Нурулла белән бергә хәрби хезмәт юлы үтеп, алар аерылгысыз иптәшләр һәм дуслар була. Алар чираттагы заданиегә киткәч, аерылып торырга туры килә, шунда да картәтием ике көн үзе ашамыйча, дустына бер телем икмәкне саклый. Соңрак фронтташ дуслар тыныч тормышта да аралашып яшиләр. Картәтием 1944 елда коммунистлар партиясенә алынып, гомере буе аның идеологиясенә тугры кала.
Газиз кешем өлкән сержант званиесендә запаска җибәрелеп, 1946 елның декабрендә генә туган ягына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Аның күкрәген «Күрсәткән хәрби батырлыклары өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре бизи, шулай ук башка бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Тыныч тормышта аны 7 ел буе көтеп алган картәнием белән алар күркәм, үрнәкле гомер юлы үтеп, өч бала карап үстерәләр. Сугыш җәрәхәтләре 1973 елда аны мәңгелеккә бу дөньядан алып китә. Агымдагы елның 15 октябрендә аңа 103 яшь тулыр иде.
Картәтием исән булса, мин аңа түбәндәге сүзләрне әйтер идем: «Мин сине беркайчан да күрмәдем, чөнки күптән инде безнең арабызда юксың. Ләкин синең турында әни сөйләүләре буенча бераз беләм. Бөек Ватан сугышында катнашып, безнең тыныч киләчәгебез һәм имин яшәвебез хакына үз гомереңне аямыйча көрәшкәнсең, шуңа күрә күп санлы медальләр белән бүләкләнгәнсең. Сиңа куркыныч булгандыр, ләкин син үз Ватаныңны һәм гаиләңне яраткансың, шуңа күрә дошманнар белән аяусыз сугышкансың. Кадерле картәтием кыюлыгың, батырлыгың өчен рәхмәт белдерәсем килә, мин синең белән горурланам».
Читайте нас: