Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
9 Май 2021, 10:10

Җиңү паркында – бәйрәм рухы

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Геройлар һәйкәленә чәчәкләр салды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Геройлар һәйкәленә чәчәкләр салды.
9 майда Уфада Җиңү паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Башкортстанның күпмилләтле халкы исеменнән республика җитәкчесе Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салды.
Русия һәм Башкортостан гимннары яңгыраганнан соң, тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларыннан әйләнеп кайтмаган Ватанны саклаучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Аннары Радий Фәрит улы Уфа гомум белем бирү мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләрне тәбрикләде. Курсантлар герой-азат итүчеләрнең үлемсез батырлыгы хөрмәтенә тантаналы марш белән үттеләр.
Радий Хәбиров шулай ук Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, генерал-майорлар Миңнегали Шәйморатов һәм Таһир Кусимов бюстларына, тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр салды.
Төбәк Башлыгы ветераннар, уфалылар белән аралашты, аларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Читайте нас: