Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
9 Май 2021, 11:25

Башкортстан Җиңү көнен бәйрәм итә!

Уфада Җиңү парады үтте.

Бүген башкалада бәйрәм рухы! Бәйрәм чаралары! Шуларның иң күркәме - Уфа гарнизоны хәрбиләре, башкарма властьның федераль органнары хезмәткәрләре катнашлыгында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган парад үтте.
Трибуналарда – Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, хәрби хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары. Ветераннарны, парадта катнашучыларны һәм республика халкын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәбрикләде.
“Хөрмәтле ветераннар! Хөрмәтле парадта катнашучылар!
Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм! Бу изге дата мәңгелеккә халкыбыз һәм киләчәк буыннар язмышы белән бәйләнгән.
Без герой-фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен барысын да исемләп хәтердә тотабыз. Аларның кыюлыгы, фидакарьлеге алдында баш иябез.
Бүген без яуларда һәлак булганнар, яралардан үлгән, концлагерьларда җәзалап үтерелгәннәрнең якты истәлеге алдында башыбызны иябез. Арабызда булмаган ветераннар турында уйлап кайгырабыз. Аларны бер минут тынлык белән искә алуыгызны сорыйм” – диде Радий Фәрит улы.
***
Хәрби хезмәткәрләрнең тантаналы рәвештә узу тантанасын барабанчылар взводы ачты. Октябрь Проспекты буйлап сафта Уфа гарнизоны хәрби частьләренең 1 400дән артыграк хәрби хезмәткәре, көч структуралары учреждениеләре хезмәткәрләре, курсантлар, кадетлар, яшь армиячеләр, шулай ук хәрби хәрәкәтләр һәм Хәрби-Диңгез флоты ветераннары узды.
Алардан соң Бөек Ватан сугышы чоры техникасы үтте. Азактан “Первушино” кече авиация аэродром комплексы вәкилләренең чыгышы булды.
Читайте нас: