Башкортстанда 457 Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше, 175 Бөек Ватан сугышы инвалиды, блокадалы Ленинградта яшәгән 82 кеше, концлагерьларда балигъ булмаган 90 тоткын, 16 851 тыл хезмәтчәне яши. Башкортстаннан 710 меңнән артык кеше фронтка киткән, шуларның 300 меңгә якыны һәлак булган. 50 меңгә якыны инвалид булып кайткан. 200 меңләп якташыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Аларның 278е Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, 35е Дан орденының тулы кавалеры булган.