Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
31 март 2020, 17:20

Парад булачак!

Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләүгә санаулы көннәр калып килә.

Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләүгә санаулы көннәр калып килә. Русия Оборона министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 9 Майда Кызыл Мәйдандагы парад планга ярашлы үтәчәк.
Мәгълүматларга ярашлы, парадта катнашачак шәхси состав җентекле медицина тикшеренүе үтәчәк. Чарага әзерлек барышы кысаларында коронавируска каршы көрәш чаралары кабул ителгән. Моннан тыш, составка шәхси гигиенаны саклау кагыйдәләре буенча методик дәресләр үткәрелгән. Парадта катнашырга тиешлеләрнең тән температурасын көненә 3 тапкыр үлчиләр. Парадта катнашырга теләгән чит ил хәрбиләрен икеләтә карантин көтәчәк.
Оборона министры Сергей Шойгу белдерүенчә, быелгы Җиңү парадында 225 берәмлек корал һәм хәрби техника катнашачак, өр-яңа 24 хәрби техника беренче тапкыр күрсәтеләчәк.
Былтыр августта Җиңү парадында катнашу теләген 17 ил раслаган иде. Алар арасында Һиндстан, Франция, Куба, Венесуэла, Белоруссия, Молдавия, Сербия һәм Чехия бар. Кремль Украина президенты Владимир Зеленскийны да парадка чакырырга исәпләвен белдерде. Тик ул килерме — анысы билгесез.
Читайте нас: