Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
25 март 2020, 15:30

Җиңү көнен ничек бәйрәм итәрбез?

Планнар үзгәрергә дә мөмкин икән

Республикада Җиңү көнен бәйрәм итү планын үзгәртүләре ихтимал.
Башкортстан Хөкүмәтендә 9 майда бәйрәм чаралары планында үзгәрешләр булырга мөмкин, диләр. Әгәр карантин озайтылса, үзгәрешләрне кулланырга да мөмкиннәр. Әлегә тантаналар Уфаның түбәндәге мәйданнарында үтәчәк дип көтелә:
  • 7 май – Совет мәйданында “Җиңү вальсы” флешмобы (РиоРита – Җиңү шатлыгы” Бөтенрусия проекты кысаларында);
  • 8 май – сәнгать осталарының бәйрәм концерты;
  • 9 май – Җиңү паркында чәчәкләр салу тантанасы, хәрби техника катнашлыгында хәрби парад, “Үлемсез полк” акциясе, кече авиация катнашлышында театрлаштырылган тамаша, ачык һавада концерт һәм Уфа амфитеатрында салют.
  • “Расланган график буенча Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнәбез, бер үк вакытта запас вариантларны да карыйбыз. Бөек бәйрәм хәсрәткә төшерергә тиеш түгел”, - диде беренче вице-премьер Андрей Назаров Башкортстан хөкүмәте президиумы утырышында.

    Фото: “Башинформ”.

    Чыганак: “Башинформ”.

    Читайте нас: