Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
18 март 2020, 15:00

Сугыш томанында калган балачагым

84 яшьлек Равил бабай сугыш елларына туры килгән балачагын күз яше белән искә ала...

84 яшьлек Равил Сәлимгәрәев Уфада яши. Тумышы белән Бүздәк районының Түреш авылыннан. Анда аның каһәрле сугыш томанына чорналган, авырлыгын берни белән дә чагыштырып булмый торган балачагы, ачлы-туклы яшьлек еллары үткән. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгелибез. Бу язмада - Равил абыйның Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән балачагы турында истәлекләре. Әрнү тулы ул чорны Равил абый күз яшьләре белән искә ала.
Мин үземне сугыш чоры баласы дип саныйм. 1936 елның октябрендә туганмын. Кадерле кешем – газиз әткәемне сугышка озатуыбыз бүгенгедәй күз алдымда. Әткәйнең аягында – сарык йоныннан бәйләнгән ак оекбаш, чабата. Әнкәй аңа: “Аяк киемен зурырыкны ал, яме, оекбаш белән киярсең. Аягың өшемәс”, - ди.
Көн җылы. Мин яланаяк, ялан баш йөрим. Гаҗҗән абзыйларның капка төбенә барып җиттек. Халык күп җыелган – абый-апалар, әби-бабайлар, балалар, яшьләр... Миңа барысы да елый кебек тоела, чөнки моңсулар, күңелсезләр.
Әткәй белән әнкәй барысы белән дә исәнләшеп чыкты. Күп тә үтмәде, берничә бричка – җигүле ат килеп туктады. Җигелмәгән берничә атны бричкага бәйләгәннәр. Шул малкайлар арасында әткәйнең аты да бар. Мин аны шундук таныдым. Әткәй аны җигеп кайтканда, мин атның корсагы астыннан чыгып, койрыгыннан тарта идем. Ни хикмәт, ул тик тора иде. Ара-тирә пошкырып кына куя. Әткәй ат караучы иде.
Сугышка китәсе ир-егетләр бричкаларга утырыша башлады. Әткәй миңа: “Улым, син Дуга күперен беләсең бит инде. Шул күпердән борылып кайтырбыз. Син елама”, - диде. Күзәй базарына барганда да, кайтканда да шунда туктап, атыбызны эчереп, үзебез дә су эчеп китә идек. Дуга күпере Бүздәк районы Күзәй авылы белән Түреш авылы арасында урнашкан.
Еламадым. Әткәйнең миңа әйткән соңгы сүзе булды. Аны әйткәндә аның йөзен, күзләрен һич онытасым юк. Апалар, инәйләр, бабайлар, яланаяклы балалар авылда үзебез генә калдык.
Халык бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эштә. Әткәй сугышка китеп, бер-ике көн эчендә кәҗә саварга өйрәндем. Өч бәрәне белән бер кәҗәбез генә бар. Башка малыбыз юк. Шул малкайны кояш чыканчы савам, аннары көтү килгәч, көтүгә куам. Сауган сөтнең яртысын эчеп куям да, яртысын төшкелеккә калдырам.
Ашарга ризык юк. Шуңа күрә әле бер өйгә керәм, әле икенчесенә. Авыл өйләренең ишекләре каты ачыла, каты ябыла. Миңа дүрт яшь ярым гына булганлыктан, ул ишекләрне ачарга көчем җитеп бетми. Кайвакыт берәрсе чыкканны, кергәнне көтеп, сәгатьләр буе ишек төбендә торам. Кергәч, еламыйм да, бер нәрсә сорамыйм да. Тын гына торуымны беләм. Кемдер ярты бәрәңге бирә, кемдер агач кашык белән сөт, я катык каптыра. Үзләре болай диләр: “Балакаем, үзебезнең дә ашарыбызга юк бит”. Шулай итеп, әле бер йортка, әле икенчесенә кереп, ачтан үлмәслек булса да, берәр ризык эләгә иде.
Көн кичкә авышкач, көтү кайта. Мин үзебезнең кәҗәне көтеп алам. Аны савып, сөтнең яртысын эчеп куям, яртысын әнкәйга калдырам. Әнкәй эштән кайтканда мин йоклаган булам инде. Ул иртән эшкә киткәндә дә йокыда калам. Әнкәйләр эшкә бик иртә китәләр. Соң кайталар. Яңгырлы көн булса гына әнкәемне аена бер-ике мәртәбә күреп калам.
Гаиләдә мин бер бала булдым. Сугышка чаклы бер абыем, ике апам, бер энекәшем үлгән. Мин аларны белмим дә. Шамил энемне генә бераз хәтерлим. Берүзем булгач, еш кына үземне кыйнап китүчеләр дә була. Мин елый-елый су буена төшәм. Тынычлангач, су эчәм, битләремне юм. Елга сай. Елга төбендәге төрле төстәге ташларга, шундагы вак балыклар карап сокланам. “Сезне беркем дә кыйнамый, җәберләми, - дим эчемнән генә. – Сез йөзәсез, уйныйсыз, тамагыгыз тук. Ә мин ач һәм ялангач. Яклаучым да юк. Мин ялгыз һәм ятим...”
********
Йорттан йортка йөри торгач, каһәрле сугышның беренче җәе үтеп китте. Хәзер урамга чыгып йөреп булмый инде – аякка һәм өскә кияргә кием юк. Өйдә суык. Бәләкәй генә өйне җылытыр өчен мичкә ягарга кирәк. Ә аның өчен утын хәстәрләргә кирәк. Әнәй һәм тагын да берничә хатын җыелышып, урманга утынга китәләр. Түреш урманы авылдан ерак. Анда барып коры-сары җыеп кайтканчы, таң ата башлый.
Өйдә караңгы, чөнки кибеттә кәрәчин юк. Тышта җил ыҗгыра. Тәрәзә бер кат кына булганлыктан тыштагы суык өйгә үтеп керә. Өйдә әткәйдән калган бер бишмәт бар – аякны төрергә дә, өскә ябынырга да, баш астына салып ятарга да шул. Ялгызлык, караңгылык, ачлык, салкынлык – суык өйдәге дүрт яшьлек бала өчен болардан да аянычрак, авыррак нәрсә бар?!
Бер көнне әнкәйләр урманга иртәрәк киттеләр. Таң атканда әнкәй арып-талып, елый-елый кайтып керде. Каравылчы боларны тотып, барсының да чанасын ватып кайтарган. Әнкәем кәрәчинле лампаны кабызды. Салкыннан ботлары кып-кызыл булганын хәтерлим. Күтәреп, әз генә утын алып кайта алган. Әнкәй кадерлем үзе елый, үзе кызарган ботларын уа. Аның шулкадәр ачыргаланып, өзгәләнеп елаганын бервакытта да күргәнем юк иде. Урындагы власть әмере беләндер дип уйлыйм – ул елларда урманчылар менә шулай яман кыйланган.
Әнкәй, өй җылытам дип, сугыш беткәнче урманнан җилкәсенә салып утын ташыды. Шул авыр еллар нәтиҗәсе булып килеп чыккан бүсердән интекте. 1955 елда операция ясатса да, уңышлы булмады. Тазалыгы бик какшап, әнкәй 1983 елда шул чиреннән үлеп китте. Мине саклап калырга теләп, күпме тырышкан ул. Балам авырлыклар күрмәсен, исән калсын, үсеп җитсен дип бар көчен салган. Авыр туфрагың җиңел, гүрләрең якты, урының оҗмахта булсын, әнкәй.
Әткәйләр Сталинград янында дошман белән алышканда, без салкыннар һәм ачлык белән көрәшеп, яшәвебезне дәвам иттердек. Шулай итеп, сугышның беренче язын каршы алдык. Өскә-башка кияргә җүнле кием юк. Шулай да тау ягына чыгып, калкуырак җир эзлибез. Калку җирнең бер ягында – су, икенче ягында кар эреп бетмәгән әле. Кардан ачылган урында үлән дә иртәрәк чыга. Шуны өзеп ашыйбыз. Ашарга башка ризык юк.
Яз көне беренче булып баш төрткән һәр үлән дә ашарга ярый, файдалы була торган. Ул үләнне без, бала-чага гына түгел, зурлар да, буйга җиткән яшьләр дә ашый. Аларның вакыт ягы гына тар, чөнки бер караңгыдан икенчесенә кадәр эштәләр. Шунысы бар – үлән, кәлҗемә генә ашап үсәәләр дә, кызлар-егетләр дуслашып йөреп, өйләнешеп, гаиләләр кордылар. Балалар үстерделәр. Сугыш вакытында да, сугыштан соңгы елларда да теге яки бу гаиләдә чирле, гарип бала туганын ишеткәнем булмады.
Яз көне җылы яктан туган якларга кайткан кара каргалар оя ясап, бала чыгара. Без исә, малайлар, кайсы оядан карга очып китүен карап кына торабыз. Таллар күп. Һәр талда – берничә оя. Малайлардан һәркем үзе сайлаган талга менеп, андагы бер-ике йомырканы алып төшәбез. Ничек шунда безне, 4-5 яшьлек малайларны, каргалар таламагандыр? Шуларны хәтерләсәм, хәзер бик тә аптырыйм. Ике ташны бергә ышкып, очкын чыгарып, учак яга идек тә, йомыркаларны шунда пешереп ашый идек. Ачлык хәле – яман хәл дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.
...Дөнья мәшәкатьләре аркасында күп еллар Түреш авылына кайтып булмады. Ун ел чамасы элек кыска гына вакытка авылга кайтып, авыр балачакны бергә үткәргән җан дустым Фәндәлне күреп килдем. Башка дусларымнан кайсы кая таралышкан, кемдер инде бакыйлыкка күчкән. Шул вакытта Фәндәл дустым миңа: “Әнә, күрәсеңме, Равил, без карга йомыркасы җыеп йөргән талларны кистеләр?” диде. Шул вакытта ачлы-туклы балачагым, авыр еллар искә төшеп, бик ямансу булып китте. Икебезнең дә күзләрдән яшьләр чыкты. Фәндәл дустым да хәзер арабызда юк инде. Урының оҗмахта булсын. Сагынам, бик сагынам сине, балачагым. Фәндәл дустымны сагынам. Ул авыр, каһәрле еллар башкача кабатланмасын иде. Киләчәк тыныч, еллар хәвеф-хәтәрсез килсен.
Читайте нас: