Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
17 март 2020, 22:30

Җиңү паркы төзекләндереләчәк

Уфа хакимияте Җиңү паркын реконструкцияләүгә 209 млн сум бүләчәк.

Уфа хакимияте Җиңү паркын реконструкцияләүгә 209 млн сум бүләчәк. Уфаның "Горзеленхоз" предприятиесе 209 млн. сумлык өч контракт төзегән. Шәһәр бюджетының әлеге акчалары Җиңү паркын төзекләндерүгә тотылачак. Ул 2021 ел ахырына тәмамланачак, дип хәбәр ителә Дәүләт сатып алуларының рәсми сайтында.
Парк эчендә урнашкан утларны 70 млн. сумга «Интегра төзелеш компаниясе» алыштырачак. Терәк диварларын һәм парапетларны реконструкцияләү (69,96 млн сум) «Петроком» оешмасы ясаячак, ә бетон плитәләрне, тротуарларны, баскычларны ремонтлау белән «Потенциал» (контракт бәясе 69,98 млн сум) компаниясе шөгыльләнәчәк
Читайте нас: