Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
16 март 2020, 16:01

«Җиңү эшелоны-2020»

Уфа «Җиңү эшелоны-2020» маршрутына керде.

Уфа «Җиңү эшелоны-2020» маршрутына керде. «Җиңү эшелоны-2020» мәгълүмат бирү һәм пропагандалау акциясенең маршруты: Иркутск –Красноярск – Новосибирск– Омск –Төмән – Чиләбе –Уфа– Самара – Пенза – Саранск – Казан – Ижау – Пермь – Екатеринбург.
Үзәк хәрби округы командованиесе республика башлыгы Радий Хәбировка акцияне үткәрүне оештыруда ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Акцияне 24 апрельдә Иркутск шәһәрендә башлап, 8 майда Екатеринбургта тамамларга планлаштыралар. Уфага эшелон 1 майда иртәнге 10.10 килеп җитәргә һәм 16.02 сәгатьтә кузгалырга тиеш. Башкалада эшелон 5 сәгать 52 минут торачак.
Хәрби эшелон составында 18 вагон: 4 пассажир вагоны, 4 багаж вагоны, хәрби техниканың тарихи өлгеләре өчен 6 платформа, платформа-сәхнә, музей һәм медицина өчен 2 ябык вагон, вагон-ресторан булачак.
«Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан үткәрелә, — дип хәбәр итә Үзәк хәрби округы гаскәрләре башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы генерал-лейтенант Михаил Теплинский. — Бу традицияне тергезү Бөек Ватан сугышында җиңү һәм анда совет халкының югалтулары турында хәтерне саклау өчен кирәк».
Чыганак һәм фото: Башинформ.
Читайте нас: