Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
12 март 2020, 17:35

Кемнәр килер икән?

РФ президенты Владимир Путин Гитлерга каршы коалициягә кергән илләр лидерларына 9 майда Мәскәүгә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә килергә киңәш бирде.

РФ президенты Владимир Путин Гитлерга каршы коалициягә кергән илләр лидерларына 9 майда Мәскәүгә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә килергә киңәш бирде. Аның сүзләре буенча, бу эчке сәяси һәм шулай ук әхлакый мәгънәдә дөрес булыр иде. “Әгәр юк икән — анысын үзләре сайлый. Әмма, миңа калса, бу алар өчен хата булачак”,— дип саный ул.
Президент указына ярашлы, 2020 ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм дан елы итеп игълан ителде. Тантаналы чаралар югары дәрәҗәдә оештырылачак.
Мәгълүм булуынча, 1942 елның гыйнварында Гитлерга каршы коалициягә 26 дәүләт керә. Сугыш ахырына таба аларның саны арта.
Читайте нас: