Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
4 март 2020, 11:55

Калкандай кызлар бүләккә лаек булды

Кемнәргә тапшырыла ул?

Кемнәргә тапшырыла ул?
РФ Президенты В.Путин XII «Калкан һәм гөлчәчәк» Гомумрусия иҗтимагый премиясен тапшыру чарасында катнашучыларга һәм аны оештыручыларга телеграмма җибәрде.
“Сезнең проектның уңышлы эшләп килүе сөенечле. Ул киңкүләм җәмәгатьчелек ярдәменә һәм игътибарга лаек... Лауреатларны мактаулы бүләк белән котлыйм, яңа уңышлар, сәламәтлек, иминлек телим”.
В.Путин бу бүләкнең 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тапшырылуының тагын да мәгънәлерәк булуын ассызыклады. Чөнки бу дәрәҗәле бүләк махсус хезмәт өлкәсендә - иминлек һәм хәвефсезлек сагында торучы хатын-кызларга тапшырыла. Ил җитәкчесе белдерүенчә, бу белемле гүзәл затларга вакыты белән ир-егетләрдәй кыюлык күрсәтергә туры килә.
Быел бу бүләкне сигез номинациядә тапшырдылар. Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан тантаналы чарага Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар да чакырылган иде. Илебезнең төрле төбәкләреннән һәм элекке совет республикаларыннан иллегә якын ханым килде.
Читайте нас: