“Рухи мирасны, милли традицияларны, гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар бәйләнешен саклауга булышлык итү максатында карар итәм”, - диелгән анда.
Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләре хакимиятләренә искә алу һәм хөрмәтләү көне чикләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының, сугышта катнашучыларның һәм аларның тол хатыннарының, сугыш елларында тылда хезмәт иткән, Кораллы Көчләр ветераннарының, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының җирләнгән урыннарын, гаилә каберлекләрен төзекләндерү чаралары оештыру тәкъдим ителә.