Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
29 февраль 2020, 18:50

Радий Хәбировның шәхсән котлавына лаек булды

Укытучыны Башлык үзе тәбрикләде.

Укытучыны Башлык үзе тәбрикләде.
“Ләйсән Муллагалиева туган телне өйрәнү буенча яхшы эшләнгән алымнары нәтиҗәсендә, 27 илдән 5000 кеше катнашкан бәйгедә 33 финалист арасында булды. Чын күңелдән котлыйм! “
БР Башлыгы Радий Хәбиров республика данын яклаган мөгаллимәгә котлау сүзләрен Фейсбукта шәхси битенә урнаштырды.
Борайның 2 санлы гимназия укытучысы Ләйсән Ришат кызы Муллагалиева “Җиңү дәресләре” Халыкара конкурсында “Туган телдә иң яхшы дәрес” номинациясендә финалист булды. Ул гимназиядә башкорт теле һәм әдәбиятыннан укыта.
Конкурс 2019 елның 1 сентябрендә старт алган иде. Бәйге: «Иң яхшы тарих дәресе», «Иң яхшы әдәбият дәресе», «Иң яхшы музыка дәресе», «Иң яхшы урыс теле дәресе», «Иң яхшы туган тел дәресе», « Иң яхшы чит тел дәресе», « Иң яхшы рәсем дәресе», « Иң яхшы метапредмет дәресе », «Иң яхшы сыйныф сәгате», «Иң яхшы социаль мәктәп проекты» номианцияләр буенча дәвам итте.
“Җиңү дәресләре” Халыкара конкурсы Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышланды һәме РФ Президентының 2020 елны Хәтер һәм дан елы дип игълан иткән указына ярашлы алып барылды.
Халыкара конкурсны “Ватан тарихы” фонды ярдәмендә Русия тарих оешмасы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм “Мәгариф” компанияләре төркеме оештырды.
Конкурсның максаты – Бөек Ватан сугышы хакында тарихны саклау, яшьләр арасында патриотик тәрбия һәм тарихи белем нигезләрен арттыру.
Бу конкурс, нигездә, мәктәпләрдә һәм уку йортларында патриотик тәрбиянең яңача алымнарын булдыру һәм аны гамәлдә алып бару, шулай ук мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгын күтәрүгә багышланган.
Читайте нас: